«Мәхәббәт ул май шикелле. Салкында озаграк саклана» – «Чаян» журналыннан мәзәкләр
● ● ●
Телефон шалтырый. Ирләр тавышы үзен банк хезмәткәре дип белдерә. Имеш, минем счетка керергә маташканнар, бөтен акчамны әйтелгән реквизитлар буенча башка счетка күчерергә куша. Тапкан бит җүләрне, әйе менә, хәзер бөтен акчамны күчерергә йөгердем, ди! Яртысын гына күчердем.
● ● ●
Бүгенгә игълан ителгән «Ничек мошенниклар корбаны булмаска» дигән семинар булмаячак. Билетлар кире кабул ителми.
● ● ●
Үзәк банк кисәтә! Мошенниклар гражданнарга отышлы кертемнәр тәкъдим итә башлады. Россия банкирлары беркайчан да болай эшләми!
● ● ●
«Россия почтасы» аша кешеләргә гади вазаларны антиквариат дип җибәргән аферист, нәтиҗәдә, намуслы эшмәкәр булып чыккан.
● ● ●
Көннәрдән бер көнне куян аюны, бүрене һәм төлкене кунакка чакыра.
Мәҗлес шәп уза, ләкин кунаклар, кызып китеп, берочтан куянның үзен дә ашап ташлыйлар.
Теш казып утырганда, боларда вөҗдан газабы уяна: ягъни ничек инде алай – ул безне чакырды, сыйлады, ә без...
Икенче көнне урман гәзитендә некролог басылып чыга:
«Арабыздан кадерле иптәшебез китте... Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр».
Ә иң аста имза:
«Аны якыннан белгән дуслары».
● ● ●
Ничек матур сырпаланып иркәли! Нинди сүзләр таба! Нинди чәчәкләр бүләк итә! Моңа кияүгә чыгу башыңа да килерлек түгел!..
● ● ●
Автозаправка.
– Сезне кисәтеп куям: бүгеннән башлап бензин кыйммәтләнде.
– Яхшы. Салыгыз миңа 50 литрлап кичәгесен.
● ● ●
Колобок – Аюга: «Ашама мине, Аю! Мине ашлык бураларыннан, амбарлардан кырып-себереп җыйдылар. Кыскасы, тузан, пычрак, пыяла кисәкләре, тәмәке төпчекләре... Тулы антисанитария!»
● ● ●
Хатын-кыз белән бәхәсләшү – лицензияле килешү укыган кебек. Ахырында барыбер бернәрсә дә аңламый башлыйсың һәм «мин риза» дип әйтәсең.
● ● ●
Авырга узганда йоклый алмый идем: йә диван уңайсыз, йә мендәр каты... Тудырдым. Хәзер ишек борысына башымны куям да, ә ул – йомшакларның йомшагы...
● ● ●
Түрәләрнең, ришвәт алмасын өчен, хезмәт хакларын күтәрергә кирәк, дип әйтәләр дә, мин уйлап куям: ә полиция полковнигына, үзенең 8 миллиардыннан ваз кичү өчен, күпме түләргә кирәк булыр икән?
● ● ●
– Зәки, ә Ихтиандр дигән исем нәрсәне аңлата?
– Ихтеос – грекча б а л ы к, андр – к е ш е.
– Ә бергә кушкач Фишман була, димәк?
● ● ●
– Сезнең дисконт картагыз бармы, безнең кибетнеке?
– Юк.
– Менә бу анкетаны тутырыгыз һәм карта алыгыз.
– Шуннан?
– Һәм без сезнең эсэмэскалар белән теңкәгезгә тиячәкбез.
● ● ●
– Шеф, миңа хезмәт хакымны күтәрегез әле…
– Уйлап та карамыйм!
– Алайса, күтәрдегез дип, башкаларга әйтәм.
● ● ●
– Сиңа имплантлы тешләр куйдырырга мөмкинлек чыктымы?
– Юк. Табиб миндә бик җитди кимчелекләр тапты.
– Нинди?
– Җитәрлек акчам булмауны!
● ● ●
Безнең базарларда өч үлчәүле кием бар: «сезгә», «сезгә түгел» һәм «киеп карагыз».
● ● ●
Элекке заманнарда кешеләр бик сирәк авырган. Күп булса, гомеренә бер мәртәбә.
● ● ●
Тормыш итү – шахмат уены кебек. Пешканың королева булырга мөмкинлеге белән түгел һәм һәр фигураның үзенә тиешле хәрәкәт ясавы белән дә түгел, ә уен беткәч, бөтенесен агач тартмага салып кую белән.
● ● ●
Карагыз әле, нинди зур теләк белән гастарбайтерлар Мәскәү ишегалларын себерәләр, мәктәпләргә ремонт ясыйлар. Чөнки алар белә: алдагы елларда ул урамнар буйлап аларның балалары йөриячәк һәм мәктәпләрдә аларның балалары укыячак.
● ● ●
Кыз:
– Беләсеңме, мин нәрсә телим?
Егет:
– Беләм! Бөтен нәрсәне дә!
Кыз:
– Бу – беренчедән…
● ● ●
Күп кенә ирләрне менә мондый сорау борчый: «Хатыныңа хыянәт иткәнеңне әйтергәме-юкмы?» Бүген туры эфирда бу темага 2 төп белгеч җавап бирер – травматолог һәм патологоанатом.
● ● ●
Хәтта сез унлап чит ил теле белсәгез дә, русча белү барыбер кирәк булачак. Әйтик, нәрсәдер килеп чыкса: егылсагыз яки аягыгызга ниндидер авыр әйбер төшсә…
● ● ●
Берәү шәһәр урамында йөргәндә ат очрата. Тегене үзе белән җитәкләп алып китә.
– Син аны зоопаркка алып бар, – ди аңа каршыга килүче полицейский.
Икенче көнне полицейский бу кешене тагын очрата. Теге һаман ат җитәкләп йөри икән.
– Син аны зоопаркка алып бардыңмы соң? – дип сораган полицейский.
– Алып бардым, хәзер менә кинога барабыз, – дигән ат иясе.
● ● ●
Гадәттә, иртә торган кешегә уңыш килә, дип санала. Юк, уңыш яхшы кәеф белән торган кешегә килә.
● ● ●
Мәхәббәт ул май шикелле. Салкында озаграк саклана.
● ● ●
Гаилә, уксус шәрабтан барлыкка килгән кебек, мәхәббәттән барлыкка килә.
● ● ●
Көнче, чынлыкта, хатыннан түгел, ә үзеннән шикләнә.
● ● ●
Артык җиңел буйсынган хатын соңыннан вак диверсияләр ярдәмендә каршылык күрсәтә.
● ● ●
Никах – юашларга бирелгән бердәнбер маҗара.
Тере манекеннар (Мидхәт Садыйков)
Эшмәкәр, әллә ничә кибет, кафе, ресторан хуҗасы Мөкәррәмә ханым, чакырылмаган кунак буларак, Нәзирәләргә килеп керде. Исәнләште. Бусага төбеннән бераз узып, затлы бизәнү әйберләре, шоколад, вино ише күчтәнәчләр белән шыплап тутырылган кәрзинен хуҗабикәгә тотып торырга кушып:
– Гафу итегез, мөмкин булса, мин 10-15 минутка гына... – дип чишенә дә башлады. Аннары Нәзирәнең кулыннан кәрзинне алып, аш бүлмәсе ягына узды. Өстәлдәге чынаяк-тәлинкәләрне бер читкәрәк этеп куйды да, Франциядән кайтарылган духи-иннек кебек бизәнү әйберләрен тезә башлады. Алар янында сыр, колбаса, шоколад ише ашамлыклар урын алды. Аннары кәрзин төбенә салынган ачкыч белән Италиядән китерелгән шәрабны ачарга кереште. Үзе Нәзирәгә карап:
– Әйдә, нигә аптырап басып торасың... болар – сиңа бәйрәм бүләге... 9 март та бәйрәм көне бит әле... Утырып сөйләшик бер... Эчләрне бушатыйк, – диде.
...Затлы шәраб эчләренә «май булып яткач» кына, хатыннарның телләре ачылды.
– Килүемнең сәбәбеме? Сәбәп дип тә әйтеп булмыйдыр аны... Администрациядә эшләгәч, торырга урыны да булмагач, ялгышмасам, сез аерылышкансыз бугай, Фәннурга бер фатирымны арендага биреп торган идем. Ул нинди кеше? Эчеп-исереп йөрмиме? Әйберләргә сакчыл карый беләме? Тегенди-мондый сәер гадәтләре юкмы? Шуларны үзегездән сорашасым килгән иде, – дип, сүзне Мөкәррәмә башлады.
Йөзе яктырып киткән, баягы халәтеннән икенче дөньга күчеп өлгергән Нәзирә күзен иннекләрдән ала алмый иде әле.
– Болар чыннан да миңамы? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды ул. Аннары духины ачып иснәп карады, сыекчаны сакчыл гына бармак очына тидереп, ияк асларына төрткәләп алды. Аш бүлмәсенә җәйге болын исе таралды.
– Беләсезме, гомерем буе шушы әйберләргә кызыгып яшәдем. Алар табып та, алып та булмас товар иде бит. Акча да юк иде инде... Әле мин һаман да бу бүләкләрнең миңа булуына ышанмыйм. Сәбәбен дә төшенеп җитмим, хәер...
Фужер төбендәге шәрабны йотып куйгач, Мөкәррәмә ишетергә теләгән эчке гаилә хәлләрен сөйләп китте.
– Фәннур, чыннан да, сәер кеше ул. Аңа бәләкәйдән үк «әгәр бер тотынсаң, гомер буе...» дигән бер гыйбарәне миенә сеңдергәннәр. Мисалмы? Күз алдына китерик: абзар тирәсендә көрәк-сәнәк тоткач та, әнисенә идән, савыт-саба югарга булышканда да, керләрен элешкәндә дә күрә-нитә калса, әтисе янә шул ук фикерне кабатлый. Аннары: «Син чиновник булырга тиеш, улым, чиновник!» – дип теләген тәгаенли. Мондый үгетләүләр сабыйның күңеленә иртәме-соңмы керми калмый бит инде.
Без өйләнешкәнче үк, ул администрациядә эшли иде. Кем булыптыр, белмим. Дөрес, эчми, тартмый, өс-башын да пөхтә йөртә, хәтере дә шәп, әмма... Кыскасы, тере манекен ул! Без башта әтиләр алып биргән бер бүлмәле фатирда тордык. Аннары бабайдан мирас булып калган ике катлы йортка күчендек.
– Мин җир казу эшен яратмыйм, көрәк саплый белмим... Бер тотынсаң, гомер буе... – дип мыгырданды да, шуның белән бетте. 2 ел түздем, аннары аерылыштык.
Йөзенә бик исе китмәгән кыяфәт чыгарып тыңлап утырган Мөкәррәмә күңелен күптәннән «тырнап торган» сорауны бирде.
– Алиментка биргәнсеңдер бит?
Көтелмәгән сораудан Нәзирәнең балкып торган йөзе кинәт караңгыланып китте, тамагына төер тыгылды, күзләрендә яшь бөртекләре калкып чыкты.
– Нинди алимент?.. – дип еламсыраулы тавыш белән Мөкәррәмәгә борылып карады. Бераз тынычлангач кына фикерен дәвам итте:
– Балалар аныкы түгел. Без мәктәп елларыннан ук Миңнур белән яратышып йөрдек. Тик ул, әнисенең сүзен тыңлап, үзеннән берничә яшькә олы бай хатынга өйләнде. Акчасы күп, бәхете юк. Без аның белән очрашып торабыз. Ул бар яктан да ярдәм итә. Менә шундыйрак хәлләр...
– Аңлашылды. Ярар, болары ике арада сер булып калсын.
– Сер түгел инде, ул боларның барысын да белә.
Алар дус кызлар сыманрак итеп аерылыштылар. Нәзирә кунакны капкага чаклы озата чыкты. Мөкәррәмә юлда Фәннурга шалтыратты.
– Юк, юк. Башка бер мөһим мәсьәлә турында сөйләшәсе бар иде. Хәзер сезне шофер килеп алыр, – диде.
– Ярар, ярар...
Мөкәррәмәнең «мөһим мәсьәлә турында сөйләшү» дигәнеме?.. Ул Фәннурны үзенә чираттагы урынбасар итеп эшкә алырга планлаштыра һәм бик зур хезмәт хакына – аена 500 меңгә. Телдән килешү буенча, әлбәттә. Бизнес бит. Ә гамәлдә ул хезмәт хакын конверт белән алачак. Әйтик, аена 50 мең тирәсе, диик, плюс бушлай торак, плюс бушлай транспорт, плюс эш вакытында бушлай ашау... Шундый бер «манекен» аларда эшләп йөри инде, монысы да риза булмый калмас...
Тормышта очраштыргалаган мондый «тере манекен»нар да кемнәр өчендер бик кирәкле кешеләр – кирәкле «кишер яфрагы» булып торалар икән шул. «Булмас» димә, дөнья бу.
Эш тыгызлыгы (Гүзәл Сөнгатуллина)
Быелгы бәйрәмнәр бигрәк озакка сузылды. Бәлки, алай да түгелдер, тик кунакларда йөрмәгәч, өйдә үзең кунак җыйгач, шулайрак тоела икән. Гөлчәчәк «ял итәрмен» дип уйлаган иде –, килеп чыкмады. Әниләре авылга китте. Ярдәм итүче юк. Табын әзерләү, кунакларны сыйлау, аннары өй җыештырулар белән көннәр үтеп китте. Ял эләкмәде. Җитмәсә, ире дә, балалары да ял итеп кенә яталар. Телевизор карап, телефонда уйнап.
«Тизрәк эшкә чыгарга иде. Эшемдә рәхәтләнеп эшлим. Ардырса да, ул кадәр түгел иде», – дип уйланды Гөлчәчәк.
– Кунаклар җыю – бигрәк катлаулы эш икән, – дип зарланып куйды ул иренә.
– Әле беренче тапкыр гына беркая да бармадык, моңарчы гел кунакта йөрдек, – диде ире.
– Моннан соң да йөрмәбез, үзебезгә дә чакырмабыз. Бетмәс алар... Һәрберсен сыйла, ашат. Юк, булмый болай. Эшкә чыгасы килә башлады. Эшемне сагындым.
– Шулай инде, анда бит син бер нәчәлниккә генә чәй эчертәсең. Ризык әзерлисең юк, – дип ачуын чыгарып алды ире.
– Син нәрсә, эшемне шулай җиңел генә дип уйлыйсыңмы? Юк, иртән килеп көне буе аяк өстендә йөрим мин. Башны эшләтергә кирәк. Кайчагында шундый да буталып бетәсең, хәтта нәрсәдән башларга белмисең – баш чатный.
– Шулайдыр, шулайдыр, – дип ризалашты ире.
Ниһаять, өйдә утырулар бетте, Гөлчәчәк, сөенә-сөенә, эшенә килде. Кабул итү бүлмәсендә секретарь булып эшли ул. Нәчәлнигы килеп җитмәгән. «Соңга калуы яхшы, чәй куеп йөрисе юк», – дип уйлап куйды Гөлчәчәк һәм, бик сагынган компьютерын кабызып, пасьянс чишәргә тотынды.
Эш атнасы башланды…
Кирәкле киңәш (Дамир Мортазин)
Подъезд каршындагы эскәмиядә өч әби сөйләшеп утыра.
– Кичә миңа тагын электриклар килде, – дип башлады сүзен берсе. – Идарәдән, диләр, проводаларны тикшерәләр, үзләре шундый үҗәтләр... фатирга кермәкче булалар. Кертмәдем, курыктым...
– Дөрес эшләгәнсең! – диде икенчесе. – Миңа да күптән түгел икесе шакыды. Газыгызны тикшерәбез... – диләр. – Шундый ягымлы үзләре, ә күзләре уйнап тора... Тиз генә борын төбендә ишекне шапылдатып яптым!
– Әгәр чынлап та тикшерергә килгән булсалар, ә син кертмәгәнсең? – дип, беренче әби сорап куйды. – Штраф салырга да күп сорамаслар. Нишләргә шундый очракта? Кертмисең – штраф чәпиләр, кертсәң – үлемтеккә җыйган акчаларыңнан да коры калырсың...
Бу урында куркуга калган өченче әби дә әңгәмәгә кушылды.
– Миңа да бу көннәрне махсус киемдәге ике кеше кәгазьләр күтәреп килде. Шундый таләпчәннәр, торбаларыгызны тикшерәбез, актка кул куй, диләр. «Сез безнең идарә компаниясеннәнме? – дип сорыйм. – Хәзер шунда шалтыратып алыйм әле?» – дим.
– Ә алар?
– Юк, диләр, шәһәр хезмәтеннән. Үзләренең бер аягы инде фатирда…
– Ә син?
– Җүләр булып кыланам, әйттем: «Шундый эшләр белән килгәннәрне – счетчиклар, торбалар тикшерүчеләрне – безнең участковый, кәртечкегә төшереп, ватсап аша аңа җибәрергә куша... Мөмкинме сезне төшерергә?» – дип сорыйм. Тегеләрне җил алдымыни, лифткә дә утырып тормадылар...
– Шәп иткәнсең син аларны! – дип сокландылар сердәшләре.
– Хәзер мин тикшерүчеләргә гел фотога төшәргә тәкъдим ясыйм! Әгәр риза булса, димәк, ул – чын...
– Сине моңа кем өйрәтте?
– Онык. Һәм ничек телефонга төшереп, ничек җибәрергә дә. Бик катлаулы түгел икән.
– Афәрин икәнсең!
– Соң, шулай булмый! Чыгарыгыз әле, сердәшкәйләрем, үзегезнең гаджетларыгызны, хәзер өйрәтәм! Нигә юк-бар сөйләшеп, эскәмиядә гайбәт таратып утырырга...