Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхәббәт төрмәгә илтә: Мәктәп директоры, көндәшен үтерү өчен, элекке укучыларын яллаган

news_top_970_100
Мәхәббәт төрмәгә илтә: Мәктәп директоры, көндәшен үтерү өчен, элекке укучыларын яллаган

2020 елның гыйнварында Мәскәүнең көньяк-көнбатыш өлешендә муниципаль депутат Михаил Хананишвилиның хатынын үтермәкче булалар. Светлана өенә кайтып барганда, аны капюшон кигән бер ир куып тота һәм шундук пычак кадый. Хатын-кыз кычкыра башлый. Билгесез ир-ат тизрәк качу ягын карый. Кан эчендә яткан Светлана иренә шалтыратып өлгерә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Хатынның коткаралар. Башта, депутаттан иҗтимагый эше яки бизнесы (аның үз айти-фирмасы бар) өчен үч алганнардыр, дигән версия карала. Тик монда мәхәббәт эшләре катнашкан булып чыга.

Бу хакта оперативниклар «киллерны» кулга төшергәч билгеле була. 21 яшьлек Николай Фролов ул вакытта Плеханов исемендәге РЭУның 3нче курс студенты була. Күзлек киеп йөргән, артык күзгә бәрелеп тормаган гап-гади егет. Хананишвили үзе, бу мәгълүматка бик аптырап: «Мин аны беләм бит!» – ди.

Кайчандыр депутат «Русский Гарвард» шәхси мәктәбе өчен сайт эшләгән була, соңыннан аның директоры Василиса Маслова белән уртак фирма да оештыра. Ә ул вакытта Фролов шунда укыган була.

Ачыкланганча, Фролов Хананишвилиның хатынына һөҗүм итәр алдыннан, Светлана артыннан урамда тагын бер кыз – 20 яшьлек Ира Погарченко да күзәткән була. Ира да шул ук мәктәптә укыган.

Василиса Маслованың алардан Светлана Хананишвилины «куркытып» алырга сораганын Ира сөйли дә инде тикшерүчеләргә.

Бактың исә, Василисаның Михаилга үз планнары булган. Гәрчә, ир укытучы белән аның арасында эшлекле мөнәсәбәтләрдән кала, башка берни булмавына ышандыра.

«Василиса тарафыннан дуслык башкачарак мөнәсәбәткә күчә башлагач, аннан ниндидер сәер омтылышлар башланды, ә мин ике арада бары тик эшлекле мөнәсәбәтләр генә калдырырга тырыштым. Без аралашуны дәвам иттек, әмма бары тик бизнес буенча гына», – дип сөйләгән Михаил.

Димәк, Василиса иргә шулкадәр гашыйк була, хәтта аны тол калдырырга һәм алга таба аның хатыны булырга план кора.

Суд барышында исбатланганча, Михаил Хананишвилиның хатынын үтерү омтылышына бернинди катнашы булмаган.

Мәскәүнең Гагарин суды хөкем карары чыгарды. Василиса Маслованы кеше үтерү омтылышы өчен 9 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем итте. Башкаручыларга – Фроловка 5 елга кырыс режимдагы колония, ә Пограченкога 4,5 елга гомуми режимдагы колония билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100