news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәхәббәт сукыр һәм... кыйммәт». Бер кичкә «свидание»гә өметләнгән егет акчасыз калган

news_top

Ир-ат «свидание»гә өметләнеп, мошенникларга 350 мең сум биргән, «мәхәббәт сукыр һәм кыйммәт», дип яза «Татарстан 24» телеканалы.

Краснодар краеннан килгән 32 яшьлек ир-ат Лениногорскида мошенниклар корбаны булган. Ул бер кичкә очрашырга кыз эзләп маташкан. Ир-ат 14 сәгать дәвамында төрле номерларга акча күчерә, ләкин «свидание» булмый.

Төн уртасыннан башлап 26 февральдә 14.00 сәгатькә кадәр ир-ат 350 мең сум акчасын мошенникларга җибәрә. Ярты тәүлек узгач кына ул үзен алдауларын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Җинаять эше ачылган. Ир-ат акчасын җибәргән номерлар Мәскәү өлкәсендә теркәлгән булуы ачыкланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар