Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхәббәт өчпочмагы (Кәрим Кара)

Кызлар-кызыл авызлар яшь чагымда күп тапкырлар парә-парә телгәләделәр минем йөрәкне. Алар өчен утларда да яндым, суларга да төштем. Бик иртә өйләнергә исәп тоткан идем мин үзем.

news_top_970_100

Әмма язмыш дигәнең бөтенләй икенче төрле язган икән. Яшем утызны узгач кына кыз кочагына кердем. Ә болай сөйгән кызларым чутсыз булды. Шунысы да бар бит әле, мин сөйсәм дә, алар игътибар да итмәделәр миңа. Андый чакта да бик кыен була икән ул.

Сезгә үземнең ничек иртә өйләнергә җыенып йөрүләрем турыда сөйләп үтим әле. Армиядән исән-сау йөреп кайттым. Төгәл ике ел кухняда икмәк кистем, бәрәңге әрчедем мин. Повар ярдәмчесе итеп тәгаенләделәр хезмәт итә башлауга. Бер ягы уңышлы булды моның, кулга автомат-фәлән тотып карамадым, айт-два атлап интекмәдем, һәр иртә тора идем дә зур чан каршына бәрәңге әрчергә утыра идем. Бер рота солдатка бәрәңге әрчеп карагыз әле сез! Тамак та тук булды, яшь чакта гел ашыйсы килеп тора бит ул. Әмма башка пешекчеләр төсле камырдай кабарып кайтмадым. Безнең нәселне “челәннәр” дип йөртәләр, ит йокмый безгә. Киткәндә илле алты кило идем, кайтканда да үлчәү шул саннарны күрсәтте.

Шулай итеп армиядән кайттым, кунактан кунакка йөрим туганнарда, клуб тирәсенә чыгып әйләнәм. Бер дә күңелгә яткан кыз күренми. Бар алар, әмма яннарында сагалап әзмәвер егетләре тора. Колхозда эшли башладым, төрле эшләргә йөртәләр. “Шәһәргә чыгып китәсеме?” – дип тә уйлап куйгалыйм.

Мин яз кайткан идем, җәй җиткәч, шәһәр үзе минем каршыга килде бит, әй. Дөресрәге, күршеләргә шәһәрдән кунак кызы килде. Ниндирәк кыз дип әйтим? Нинди сүзләр белән сурәтлим икән кунак кызны? Ну менә алма инде, алма, кызарып пешкән алма, учка өзелеп төшәргә тора. Янында басып торсаң да әллә нинди ләззәт чорный сине аның тарафыннан таралган яктылыктан. Ә миңа басып торгаларга туры килде аның белән. Чем караңгы төннәрдә хәтта.

Барысын җентекләп сөйлим инде. Күршеләрнең кызы да бар иде, Зилә исемле. Мин армиягә киткәндә яңа туган бозау кебек иде, сөбханалла, шулай үзгәргән күршем. Әмма мине санга сукмаган була, үтә карап йөри, исәнлек сораша алай да. Ну күршегә шундый фәрештәгә тиң зат килгәч, йокым тынгысызланды минем. Күрше йортта йоклап яткан чибәркәйнең урын өстендә боргаланганын ишеткәндәй булам, күз алдымда йөзе ай урынына ялтырый. Мин дә тере җан бит, егет чак, дәрт ташып бара, кан кайный. Әллә нәрсәләр уйлап бетерәм шунда. Кешегә әйтергә дә оят ул уйлар турында. Клубтан кайтканда боларга тагылырга уйлап рәттән атлап киткән идем, ачы телле Зилә чәпчеп чыкты:

Бар, бар, челән, юлыңда бул. Безнең үз серләребез бар, - диде. “ Хе-хе...” – дигән булып узып китәргә туры килде. Ну күңелдән чыкмый гына бит Регина. Шәһәр кызының исеме шулай икән. Әбәдкә кайтканда бакчадагы койма ярыгыннан булса да күзәтәм күршеләрнең ишегалдын. Бәлки, килеп чыгар гүзәл зат, дип өмет итәм.

Шулай ике-өч көн узды. Клубка барырга чыксам, Зилә белән Регина капка төпләрендә басып торалар. Мине күреп алды да Зилә, үз янына чакырып кул изи. Нигә юрарга белми бу фалламаны, чалбарны югарырак тарттырып куйдым да, батырланып шул тарафка атладым. Ә чалбар күрше кыз күңелемә оялаганнан соң иркенәеп калды, һич урынында тормый.

Исәнме, Вахит абый, - дигән була Зилә йомшак кына.Ә теге фәрештә миңа камыш бармакларын суза.

Күрше буласыз икән. Таныш булыйк, мин Регина , – ди. Шунда туарылдым да киттем инде мин. Нәрсәләрдер әйткән булдым шикелле, анысы истә калмаган. Өчәүләшеп клубка барып җиткәч кенә уянып киткәндәй булдым.

Клубта кино буласы иде.

Безгә дә урын ал, Вахит абый, – ди Зилә. – Бераз соңрак кереп утырырбыз, ахирәтләрне күрәсе бар, – ди.

Мондый җаваплы эшне җиренә җиткереп башкардым инде мин. Алдагы иң яхшы рәтләргә билге салдым. Бер очына дустым Ринатны утырттым каравылларга. Урыннарның кемнәргә икәнен белгәч, берсүзсез ризалашты дустым. Ут сүнгәч кенә керделәр кызлар. Кунак кызының урыны Ринат ягына туры килде, без Зилә белән рәттән утырдык. Әнә шунысы гына бераз эчне пошырып куйды. Сөйләшеп-көлеп, дүртәүләп кайттык без клубтан: Зилә, Регина, Ринат, мин. Кызлар кереп китәр чакта кунак кызы әйтә миңа:

Иртәгә дә очрашырбыз әле, күрше, – ди. – Син безне шулай саклап кинодан кайтарып куярсың, яме? – ди. Ну аның тел төбен дөрес аңлап алдым мин. Бу кыз да миңа тыныч кына карый алмый, ахрысы. Кара син аны нәрсә дигән була? Очрашуны да үзе билгели. Болай барса, уңа бит минем эшләр...

Тагын шулай кино карап кайттык дүртәүләп. Озаклап капка төбендә утырдык юк-бар сөйләп. Капка төбендә утырганда да Регина янына Ринат туры килде, чукынгыры! Алдан кисәтеп куярга туры килер ахрысы үзен, кермәсен безнең арага.

Хәзер болай эшләр хутка киткәч, әти-әнигә дә хәбәр салдым. Кичке ашны ашарга утыргач сүз башладым:

Яшем җитте инде, күз салган кызым бар, - дим. Эндәшмиләр, күреп-белеп торалар бит улларының төн буе югалып торганын. Бераздан әни телгә килде алай да:

Улым, ул Зиләгә бәйләнмә, бик пырдамсыз нәсел алар… – ди.

Авыл кызларына бәйләнмим мин, – дип туктаттым аны. – Беренчедән, әти, иртәгә, бер сарыкны суеп базарга барыйк әле без. Миңа берәр чалбар-күлмәк алырга кирәк, – дим. Шулай инде, кызлар артыннан йөргән булам, ә өстә мәктәптән укып чыккан кием. Ярый фигылем үзгәрми, гел бер килеш сакланам.

Әни, син туй үткәргән кешеләрнең кылларын тарткала. Ниндирәк расхудлар булыр, кыз ягына бүләк-фәлән мәсьәләсен ачыкла. Шулай ук, әти, бер умартаның балын жәлләмә, теге имән мичкәгә бал ачыт. Туй бер генә була кеше гомерендә, - дим.

Шулай көннәр үтә, дуслык ныгый. Әмма еш кына көлкегә калам бергә урам әйләнгәндә. Бер көнне баш өстеннән үтеп барган карга лепелдәтеп нәкъ түбәмә бушанып куйды. Ул кызларны әйт син, аякларында басып тора алмыйлар, бөгелеп төшеп көләләр. Ярый кесәдә кулъяулык бар иде. Ә ике көн элек бәйдән ычкынган бер усал эт килеп ябышмасынмы минем балакка!. Өр-яңа чалбарны аерып төшерде бил тиңтен. Тагын егылып китеп көләләр болар. Ә миңа шул килеш ничек өйгә кайтырга? Сарык акчасы да жәл...

Әлеге Ринатны да дус дип йөргән булам, хәлемне белеп икебезне генә калдырырга уйламый Регина белән. Ярый әле төн куна рейска җибәрделәр моны. Бу форсаттан файдаланырга булдым мин. Регинаны бер почмакка кысрыклап, үз хисләремне аңлатырга ният иттем. Дулкынланып көтәм моны капка төбендә. Беләм, Зилә дә чыкмаячак бүген, аны абыйсы үзе белән күрше авылга алып китте. Ниһаять, капкада Регина күренде, тирә-як яктырып киткәндәй булды. Килеп басты да тирә-ягына карана.

Ә Ринат кайда соң? – ди.

Ринат юк бүген, без икебез генә, Регина. Күптән көткән идем мин бу мизгелләрне… - дип сүз башладым мин. Кызымның йөзен болыт каплады, кулын маңгаена куйды, авыр сулады.

Бүген минем башым авыртып тора, Вахит. Кереп ятып торсам яхшырак булыр. Сүзләреңне башка көнне сөйләрсең әле, – дип кире капкадан кереп югалды бу. Нишлисең, чир бар нәрсә, калдырып торырга булыр аңлашуларны.

Икенче көнне миңа эштән караңгы төшкәч кенә кайтырга туры килде. Үз өебез турына җиткәч, күрше капка төбендәге шәүләләрне шәйләп алдым. Дустым Ринат кунак кызын кочагына алган да ниндидер сүзләр шыбырдый тегенең колагына. Менә сиңа дус! Күрмәмешкә салышып үтеп киттем. Кунак кызы белән эш барып чыкмагач, ичмасам, Зиләгә сүз кушып карарга булдым. Әти белән әни монда ныклап әзерләнәләр бит, мич башында имән мичкә зәһәр дулап утыра. Шулкадәр хезмәтне юкка чыгарып булмый ич. Ләкин Зилә дә мине озаклап тыңлап тормады:

Чистый сагыз булдың, бар, безнең капка төбеннән ераграк йөре әле, - дип куалап җибәрде.

Шулай итеп гаилә тормышы күп еллар соңгарак чигерелде минем. Язмышыма язган хатыным Гөлгәйшә белән начар яшәмәдек тегеләй. Ну кунак кызы, мин сиңа әйтим, бөтенләй икенче иде. Ринат белән Регина гомер буе шәһәрдә яшәделәр. Сирәк кенә авылга кунакка кайткалыйлар. Кунак кызы белән сукмаклар кисешә калса, әле дә йөрәк сыкрап куя.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100