Алар һәрвакыт өчәү йөрде – балалар бакчасыннан бирле. Гаҗәп, ләкин 42 яшьлек Наиләнең гомерендә бары тик 2 ир-ат белән генә үбешкәне бар: берсе – ире, талантлы пианист Рәхим, икенчесе – аның якын дусты Илгиз. Күп еллар дәвамында Илгиз Рәхимнең дусты саналса да, аларга кунакка килгәндә, күбесенчә Наилә белән сөйләшә иде.
– Наилә, сөйлә әле, синең тараканнарың ни хәлдә? – дип сорый иде ул, шаярып.
– Фу! – дип ачулана иде Рәхим. – Бу теманы соңракка калдырып булмыймы? Минем күңелем нәфис, Наиләнең хикәяләреннән соң краблы салат тамагымнан үтмәс.
Наилә – фәнни хезмәткәр, бөҗәкләр авыруларын өйрәнә торган галимә. Рәхим аның эшендә мәгънә күрми, моны уенга саный, Илгиз исә һәрвакыт кызыксынып, игътибар белән тыңлый иде.
Аларның юллары төрле төстәге җепләр кебек буталып беткән инде...
Рәхимнең әнисе поликлиникада балалар табибы булып эшләде, Илгизнең астмасын балигъ булганчы ул дәвалады. Наилә мәктәпкә бармыйча, Рәхим һәм Илгиз белән паркта йөреп уздырган чакта, Рәхимнең әнисе справка язып бирә иде.
Илгизнең әтисе исә Наиләнең әнисенең җитәкчесе булып эшләде. Ата-аналар дачада шашлык пешереп, 1 Майны бәйрәм иткәндә, Наилә белән Илгиз черегән агачлардан бөҗәкләр эзләп уйный иде. Наиләнең әтисе пенсиядә аягын сындырып егылгач, Илгизнең әтисе табиб табып, операция өчен түләде, шулай аның элеккеге хезмәттәше аягына баса алды.
Наиләнең әнисе балаларны симфоник музыка концертына алып барды. Анда Рәхим пианист бармакларының клавишларда йөгерүенә гашыйк булды һәм әти-әнисеннән музыка мәктәбенә йөрергә рөхсәт сорады. Илгиз белән Наиләнең кортларга һәм бөҗәкләргә уртак мәхәббәте аны биология фәненә алып килде, ә Рәхим армиядә хезмәт иткәндә, Илгиз аның энеләрен хулиганнардан саклады.
– Монда үзегезне яхшы тоттыгызмы? – дип сорады Рәхим армиядән кайткач, ышанычлы һәм ихлас итеп.
Наилә белән Илгиз чыннан да үзләрен яхшы тотты. Ләкин бер тапкыр үбешеп алдылар.
Гомумән, алар 3 тапкыр гына үбеште. Беренчесе 14 яшьтә – Наиләнең тәүге үбешүе. Ул вакытта ул Рәхимгә гашыйк иде, ләкин, үбешә белмәсә, Рәхим көләр, дип курыкты.
– Синең үбешкәнең бармы? – дип сорады ул Илгиздән, дачада бөҗәкләр эзләп уйнап йөргән чакта.
– Мең тапкыр! – дип шаярты Илгиз.
– Мине өйрәт әле? – диде Наилә.
Илгизнең колаклары кура җиләкләр кебек кып-кызыл булды.
– Әйдә! – диде ул.
Ул үбешү Наиләгә иң йомшак һәм саф булып истә калды. Бер атнадан соң Рәхим белән үбешкәч, ул бөтенләй башкача иде.
Икенче тапкыр үбешү Рәхим армиядә булганда булды. Илгизне астма сәбәпле алмадылар, ә Рәхим «чын ир-ат армиядә хезмәт итәргә тиеш» дип әйтте. Мәктәпне тәмамлагач, ул армиягә китте, аннан соң консерваториягә керде.
Наилә аны бик сагынды, озын хатлар язды, төннәрен мендәр кочаклап елый иде. Дачада Илгиз белән кура җиләкләр арасында утырганда, яңгыр ява башлады. Зур тамчылар пычрак яфракларга бәрелде, кызыл җиләкләрне җиргә төшерде, җил яфракларны өзде. Күктә яшен яшьнәгәч, Наилә, сискәнеп, Илгизгә сыенды. Илгиз аны тынычландырырга тырышып, аркасыннан сыпырды, яшеннән саклый торган җайланма бар, дип әйтте. Аннан ул Наиләне үпте.
Соңыннан икесе дә оялып, бу турыда онытырга килеште. Рәхимгә, әлбәттә, берни әйтмәделәр.
Аннары Наилә бәбигә узганын белгәч, алар Рәхим белән өйләнештеләр. Ата-аналар ачуланды инде. Наилә укый алмас, бала карарга кеше юк, диделәр. Илгиз – программист, өйдән эшли, баланы үзе карарга тәкъдим итте. Шулай итеп, Рәхим белән Наиләнең баласын Илгиз карашты.
Наилә кандидатлык диссертациясен яклаганда, аңа 33 яшь иде. Кызына 12 яшь тулгач, Наилә тагын бала табу турында уйлый башлады. Тик башка балага уза алмады.
«Болай булса, бер балага, бер генийга һәм тараканнарга гомеремне багышлыйм», – дип уйлады Наилә.
Өченче үбешү 38 яшендә булды. Наилә Рәхимнең яшь скрипкачы белән язышуын тапты, талаш чыгарды, әйберләрен җыеп, ата-анасына китте. Илгизнең әтисе, элеккеге хезмәттәшен күрергә килгәндә, Наиләнең аерылышканын белеп, Илгизгә хәбәр итте. Илгиз килеп, аны дачага алып китте.
Шунда алар кабат үбештеләр.
Наилә Рәхим белән кабат кавышты, ләкин Илгиз белән үбешү турында беркайчан сөйләшмәделәр. Алар хисләр турында гомумән сөйләшмәде, гәрчә Наилә Илгизнең нигә өйләнмәгәнен, нигә аларда шулкадәр күп вакыт уздырганын, аңа һәм кызына шундый бүләкләр бирүен һәм проблемаларын чишәргә әзер булуын аңлый иде.
Рәхим исә башкача иде. Ул үзен талантсыз дип борчылды, еш депрессиягә бирелде, бары үзе турында сөйләде, туган көннәрне, юбилейларны онытты. Ләкин ул гениаль пианист иде: Рәхим уйнаганда, Наиләнең күзләре яшьләнде. Ул ирен яратты, ләкин аның игътибарлырак булуын теләде.
Беркөнне Илгизнең әтисе аларга килде. Наилә куркып калды.
– Илгиз һәлак булды, – диде ул.
Төнлә Наилә елады, Рәхим гомерендә беренче тапкыр аны юатырга тырышты. Шунда Рәхим беренче тапкыр үзе Илгиз хакында сүз башлады.
– Мин һәрвакыт шуннан курыктым.
– Нәрсәдән? – дип аңламады Наилә.
– Син мине түгел, аны яраттың…. Мин Илгиз кебек була белмим. Башымда музыка уйный, калганнары югала. Синең аның шаяртуларыннан көлгәнеңә көнләштем – мин шаярта белмим. Ул кызыбызны кулына алса, бала тынычлана, ә минем кулда елый иде. Эх, Наилә, тагын балалар тапкан булыр идек. Бәлки, син мине күбрәк яратыр идең...
Наилә иренең чал чәчләреннән үпте… Ләкин ул яшь скрипкачыны исенә төшерде.
– Ул кызлар ник кирәк булды соң сиңа, Рәхим? – дип сорады Наилә.
– Син аңламыйсың. Бу – илһам өчен. Син – тормыш өчен...
Наилә, үпкәләп, йокларга кереп китте. Икенче көнне алар кабат элеккечә тын гына яшәүне дәвам итте...