Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәхәббәт өчпочмагы» – Чаллыда канлы фаҗига булган

news_top_970_100
«Мәхәббәт өчпочмагы» – Чаллыда канлы фаҗига булган
https://pixabay.com/

Чаллыда «мәхәббәт өчпочмагы» аркасында канлы фаҗига булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

2022 елның июлендә бер хатын-кыз янына элек бергә яшәгән ире килә, ир-ат әйберләрен алып китәргә тели. Шул чакта фатирда хатынның яңа сөйгәне дә була. Ике ир-ат бергә эшлиләр.

Кунак ир-атны табын артына чакыралар. Аннары, хәмер эчә торгач, алар ачылып сөйләшә башлый. Кунак ир-ат элеккеге хатыны турында сөйләгәнне ишеткәч, көнләшергә тотына, аннары алар талаша башлый, шуннан сугыш чыга. 

«Хәзер бергә яши торган ирем элек бергә яшәгән иремә үтерү белән яный башлады. Ул көчлерәк булу сәбәпле, чынлыкта да элеккеге иремә үтерерлек итеп суга ала иде. Сугышны туктату өчен, мин пычак алдым һәм чын сөйгәнемә зур булмаган яра ясадым. Ләкин мин үтерергә теләмәдем», – дип сөйли судта бу хатын.

Бу хатын бергә яши торган иренең күкрәгенә берничә тапкыр пычак кадый, аннары «ашыгыч ярдәм» чакыра. Яраланган ир-атны хастаханәгә китерәләр, реанимациягә салалар. Элек бергә яшәгән ир исә гаепне үзенә алырга тели. Хатын моннан 10 ел элек үтерү өчен хөкем ителгән булган.

Соңрак хатын барысын да сөйләп бирә, үкенүен әйтә. Бу хатын һәм аның пенсионер ата-анасы – хроник авыру, әтисе инвалид булу хөкем карарын йомшарту өчен сәбәп була. Шул ук бу хатын хастаханәдә ятучы яраланган ир-ат янына да бик еш килеп йөри, ярдәм күрсәтә.

Суд бу хатынны 2 ел да 6 айга гомуми режимлы колониягә озаткан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100