Кытайдагы бу туй бөтен дөньяны әйләнеп чыкты, төрле илләрнең матбугат чараларында чыкты. Уен эшмени – 86 яшьлек бабай университетта укыган студент чагында яратып йөргән кызына тәки өйләнә алган.
Чжоу Гуйлинь исемле егет Хунань провинциясеннән башкалага – Пекинга – юридик белем алырга килә. Ян Сюгуй исемле кыз да шул ук университетта укыган. Алар арасында кайнар мәхәббәт башлана. Егет кызга тәкъдим ясый һәм «әйе!» дигән җавапны ишетә.
Әмма кыз диплом алганчы кияүгә чыгарга риза булмый. Шулай килеп чыга – диплом алгач, егет үз ягына кайтып китә. Кыз шул арада тиз генә кияүгә чыга.
Чжоу Гуйлинь кызны оныта алмый, әмма яшәргә кирәк – ул үзенең туган ягында урта мәктәпкә нигез сала һәм аның директоры була. Ул гомерен мәгарифкә, балалар укытуга багышлый, тик сөйгәнен онытмый. Башка кешегә кияүгә чыккан Ян Сюгуй да мәхәббәтен оныта алмаган, дип яза «South China Morning Post» газетасы.
Гуйлинь да башкага өйләнә, инде күп еллар уза. Әмма алар икесе дә бер-берсен оныта алмаган. Хатыны үлгәч, Гуйлинь беренче мәхәббәтенең хәлен белергә уйлый. Ул аны эзләп тапканда, Сюгуйның да ире үлгән була. Алар калган гомерләрен бергә уздырырга уйлый.
Аларны зурлап туй уздыра. Дөрес, купшы туйлары белән танылган Кытай өчен бу – тыйнак туй, әмма ул эчтәлекле була. Анда шигырьләр укыйлар. Шуларның берсе – «60 ел буена булган сагышны бер китап та ачып бирә алмый. Без кызыл шәмнәр яндырып, кабат мәхәббәтебез тарихын язабыз».
Туйда кәләшне биетәләр, ул җырлый, барабаннарда уйный. Социаль челтәрләрдә аларга бәхет телиләр, моны мәхәббәтнең җиңүе дип бәялиләр. Кияү, өлкән булуга карамастан, һәрьяклап кәләшкә ихтирам күрсәтә – мондый ихтирамны хәтта егетләрдән дә бик күреп булмый, дип язалар.