Хәзерге заманда мәхәббәт турында күп сөйлиләр. Кайсы газета-журналны алма, кеше ышанмастай мәхәббәт тарихына тап буласың, телевизор-радиода гашыйкларның сагышлары, аерылышулары-кавышулары. Кайчак безнең яшәеш гел сөю-сөелүдән генә торадыр шикелле тоела башлый. Яше-карты, чибәре-котсызы, акыллысы-юләре сөйләргә сүзе булмаса, әлбәттә, мәхәббәт хакында гәп куерта. Менә әлеге мизгелдә мин дә шулар исәбендә.
***
Нурияне апасы карап үстерде. Нәселендәге бер туганына да тартмаган иде ул кызый бите-йөзе белән дә, буй-сыны белән дә. Алар, Әхмәтовлар, гәүдәгә нык, кыска, киң бәдәнле. Йөзләрендә элекке ата-бабаларының сызатлары сакланган: табактай бит, каратут йөз, яссы борын, чекрәйгән күзләр.
Ә бу бала туганда ук икенче күренде. Үсә килә танымастай булды. Алтынга манылган төсле ефәктәй чәчләр, мәрмәрдәй тән, зур кара күзләр, кыелып торган кашлар. Дөнья чибәре инде менә, бер кашык су белән йотарлык, кем әйтмешли. Аның биеп кенә атлаулары, өздереп караулары, тамак төбе белән генә сүз кушулары авыл халкы өчен бөтенләй ят сыйфатлар иде иде. Кемнәрдер кызга карап: «Әнисенең кайчандыр гөнаһы булганмы икән әллә?» – дигән төслерәк уйларга килделәр. Әмма аның әнисе Наҗия бик тә тәртипле хатын иде исән чагында.
Авыл күрке булып үсте Нурия. Холкы-фигыле дә күркәм иде аның, укуын да яхшы укыды. Бер ягы кешеләргә ошамады, күп үсмерләрнең башын әйләндерде кызый. Кая гына барса да, ниләр генә эшләсә дә, Нурия тирәли танауларына ис керә башлаган малай-шалай өерләре белән йөрделәр. Мондый игътибар үзәгендә булу кызның үзенә дә бик ошый иде булса кирәк. Мәгънәле карашлары, әйтеп куйган сүзләре белән көндәшләрне чәкәләштерүгә еш сәбәпче булды ул. Уллары канга тузып кайтканда, яисә дөньяларын онытып сагышланып-боегып йөргәндә, кайсы әниләр барып шул нечкә сыйракның чәчләрен йолыккалар чиккә җитәләр иде, валлаһи.
Тугызны тәмамлагач, Нурия педагогия училищесына укырга керде. Анда бу чибәркәй тирәсендә ниндирәк маҗаралар булып беткәнен чамаларга буладыр. Бер егетне өске каттагы тәрәзәдән сикерергә җыенган чагында коткарып калганнар, икенчесе башын эчкечелеккә салган, өченчесе сөюен исбатларга теләп җинаять кылган дип ишетелгәләп калды. Дөрестерме, юктырмы, кем барып тикшереп йөргән? Әмма шунысы бәхәссез, күп егетләр белән мавыгулары булган инде кызның.
Соңгы курста укыганда Нурия беренче тапкыр кияүгә чыгып карады. Егете үзе белән бергә укыган булган. Күрше авылдагы зыялы укытучылар гаиләсенннән икән үзе. Алдагы гомерендә әти-әнисенең эшен дәвам итәргә уйлап, укытучы һөнәрен сайлаган. Соңгы айда бер-берсеннән аерылмас булганнар, имеш, яшьләр: бер табактан ашаганнар, бер юрган астында йоклаганнар. Аптырыйсы түгел, андый хәлләр хәзер адым саен, гадәти хәл дип әйтик. Шуннан ни, башы әйләнгән кияү кәләшен ата-анасына кайтарып күрсәтергә булган. Нәкъ каникул чагы икән. Әмма бер атна үткәч, Нурия ялт кына апасына кайтып җитте. Булдыра алган кадәр белдермәскә тырыштылар кызның ялгышын, күпләр Нуриянең килен булып йөргәнен белми дә калды.
Беркем дә хатадан хали түгел, әнә дүрт аяклы ат та абына. Нишлисең, ялгыша адәм баласы. Апасы үзенчә тетмәсен тетте сеңлекәшенең, башкача ныклап уйламый, киңәшми-нитми андый җитди адымга бармаска боерды. Кешегә таплану ифрат җиңел, ә менә акланулары… Кыз балага бигрәк тә.
Хуш, укып бетерде Нурия, авыл мәктәбендә эш табылды кызга. Бар күңелеңне биреп эшләргә, һөнәреңнең бар нечкәлекләрен үзләштерергә, тулы канлы тормыш белән яшәргә иде дә соң ...
Әмма Октябрь бәйрәме алдыннан кыз апасына күңелендәге серен чиште.
Апакаем, алмакаем, таптым мин үземнең бердәнберемне, – диде ул. - Фатихаңны бир, без Әмир белән шәһәргә яшәргә китәбез...
Ел башында эшне ташлап китү дә уенда юк иде аның. Телендә гел Әмир булды. Нишлисең, тиле яшьлек тыңламый сине. Өстәп, ул егетнең шәһәрдә фатиры бар, имеш. Шәһәр тормышы оҗмахка тиң күренә бит ул авыл кешеләренә.
Чыгып киттеләр Нурия белән Әмир. Ак юллар теләп калды апасы. Бәй, ун көн үтмәде, Нуриябез тып итеп кайтып төште.
Яратмыйм, күрәсем дә, беләсем дә килми, – дип шәрран ярды Нурия. - Эт ялкавы, ныклап эшләгән эше юк. Фатир дигәне агач барактагы бер бүлмә. Ишеге дә ябылып бетми, тәрәзәсеннән җил өрә. Карават куярга да урын юк. Йомышыңны йомышларга тышка йөрергә. Минем тиңем түгел ул!
Менә сиңа мә, менә сиңа шәһәр! Ярый мәктәп директоры яңа укытучы алып өлгермәгән иде, авырсынып булса да элекке урынына кабул итте Нурияне.
Язгы гөрләвекләр акканда, йөрәк тибешләре ешайганда, бар табигать уянганда Нурия тагын гашыйк булды. Бу егете шул авылныкы иде. Егете дә нинди бит әле! Сабантуй батыры, шкаф киңлек, ишеккә кыры белән генә керә. Эшне җимертеп эшли, хуҗалыгы өлге булырлык, акчаны таба белә. Монысына апасы да берсүзсез риза булды. Тагын чыгымнар чыгарып туй иттеләр.
Көннәр көзгә авышкан иде. Елап килеп керде Нурия апасы янына:
Ас, кис, әллә нәрсә дип әйт, яратмыйм шул туң йөрәкне. Ике сүзне ялгап әйтә белми, хатынының күңелен күрми, гел эш тә эш уенда. Акылдан язып чыгып китәм мин аннан, апа. Кире кайтып, бераз сездә яшәп торырга рөхсәт ит.
Бу аерылышу тавышлы булды. Бар авыл халкының исе китте Нуриянең холыксызлыгына. Тыныч калган бердәнбер кеше булгандыр, ул да булса Нурия үзе иде. Нәрсә әйтсәләр дә, гел бер сүзләрне кабатлады:
Яратмаган кеше белән ничек яшәмәк кирәк? Йөрәккә боерып булмый...
Ел үтмәде, үз мәктәбендәге тарих укытучысына гашыйк булды кызый.
Белсәң иде, апа, нинди акыллы ул! Нидер сөйли башласа, мин йотлыгып тыңлыйм. Менә шул кеше генә мине бәхетле итә алыр, – дип исбатларга алынды ул апасына. Егет дигәненең күзләре кайда булгандыр, тәки башын әйләндерде аның Нурия, үзенә өйләндерде. Мәктәп фатир бирде үзләренә, ниһаять, тынычланды төсле Нурия.
Җәй җитте, болында печән җыйганда, аулакта апасына йөрәген ачты Нурия:
Уф дисәм янып китәрмен төсле, эчем тулы ялкын. Тагын ялгыштым мин, апау ...
Бу ир дигәнем сөйли дә сөйли, ни сөйли – белмәссең, кичләр буена китапларына күмелеп утыра. Китап миннән якынрак аңа. Яши алмабыз, ахрысы. Син безнең физкультура укытучысын беләсең бит? Әнәсне? Озын буйлы, көләч йөзле. Вәт ул күңелле кеше ичмасам, сөйли башласа көлдереп бетерә...
Мәхәббәт шулай уйныймы икән бу кыз баланың язмышы белән? Күңеленә ошамганнарга борылып та карамый ул, тегеләй. Йөрәге икенчерәк коршалгандыр ахрысы, тиз гашыйк була, утларда яна инде менә. Әллә хәзер сөю дигәннәре икенчерәк мәгънәдәме? Белмәссең...