news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәхәббәт җиңгән җирдә»: Казанда фронтовиклар һәм гаиләләр турында фотокүргәзмәләр ачылды

news_top

Казанда Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, гаиләләргә һәм балаларга багышланган берьюлы 3 күргәзмә ачылды. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Мәхәббәт җиңгән җирдә» күргәзмәсе Бөек Вактан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм 45 стендтан тора.

«Бу – 53 фронтовик гаиләсенең тарихы. Алар арасында Тукай районыннан Советлар Союзы Герое Якупов Николай Якуп улы, СССРның югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнгән 2 фронтовик – Саба районыннан Закиров Мөхәммәт Закир улы һәм Әтнә районыннан Галиев Фәйзи Әхмәт улы бар. Проектта катнашучы тагын 14 кеше – йөзьяшәр, ветераннарга 99-104 яшь», – дип сөйләделәр ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фотокүргәзмә геройлары арасында күп буынлы гаиләләр дә бар. Мәсәлән, фронтовик Мөлеков Котдус Гариф улының 8 баласы, 47 оныгы һәм 84 оныкчыгы бар – тулаем алганда, гаиләдә 131 кеше. Ел дәвамында фотокүргәзмә төрле мөһим чараларда, шулай ук балалар лагерьларында һәм республиканың мәдәният йортларында күрсәтелгән.

Татарстан Әниләр советының «Больше рожать – здорово жить» күргәзмәсендә бала көтүче парлар төшерелгән 10 фотокартина тәкъдим ителә. Алар барысы да «Больше рожать – здорово жить. Идем за вторым» проекты катнашучылары. Бу проект 2025 елда узды һәм әти-әни булачак меңләгән кешене берләштерде. Инициатива булачак әниләрне психофизик сәламәтлеген, шулай ук гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән.

Өченче фотокүргәзмә «Балалар – республиканың киләчәге» дип атала, аның авторы – Елена Росси.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар