Биюче, популяр блогер Гүзәлия Хөснетдинова ире белән аерылышкан. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә хәбәр итте. Артист егет белән әле җәй айларында гына никахлашкан иде. Кызганыч, никахлары гомерле булмаган.
Гайбәт сүзләр таралганчы, Гүзәлия бу хакта үзе чыгып сөйләргә карар кылган.
«Без аерылыштык! Хәзер мин янә ирекле хатын-кыз. Ай, Ходаем, тормыш булгач барысы да була. Иң беренчеләрдән булып үзем әйтим әле. Аллаһу Әкбәр, бетте-китте, вәссәләм. Мәхәббәт гөлләребез шиңде, мәхәббәтебез сүнде.
Башкалар моның өчен үз өсләренә җаваплылык алуларын теләмим. Шуңа үзем чыгып әйтәм. Бергәме сез, юкмы дип сораучылар өчен – бергә түгел. «Бергә булмыйлар алар», – дигән кешеләр, сез экстрасенслар икән. Туры килде бит, дөрескә чыкты.
Кыскасы, шундый яңалыклар. Беркемгә дә үпкә сакламыйм. Без дошманнар түгел, үстерә алганча үстердек: ул – мине, мин – аны. Шуның белән бетте-китте. Алга барабыз», – дип уртаклашкан артист.
«Хәерлегә булсын», «Хатын-кыз яши ул, кайгырма. Ир-ат бу кызыл чәчләреңне агарта гына»; «Ярар, икенче трамвай килер әле»; «Күрдең, белдең, җитте. Вакытында аңлагансың», – дип юатканнар аны «подписчик»лары.
«Аерылганга шуның кадәр шатланырга кирәк бит, ә», – дип тә аптыраучылар булган.
Төрле җырчылар төркемендә эшләгән биюче бик ачык, бернидән дә оялмый торган блогер буларак танылды. Ул үзенең сторисларында серләрен яшермичә сөйләргә ярата. Әнә шул туры сүзлелеге, блогын шаян рухта алып баруы белән күпләрнең күңелен яулады.