Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәхәббәт бетте, ә бала һәм ипотека калды». Аерылышкан ир хатынының яңа сөяркәсенә аткан

news_top_970_100
«Мәхәббәт бетте, ә бала һәм ипотека калды». Аерылышкан ир хатынының яңа сөяркәсенә аткан
"Татар-информ" архивы

Ростов өлкәсендә яшәүче ир-ат элеккеге хатынының яңа сөяркәсенә аткан, аннары үзен атып яралаган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Мәхәббәт бетте, ә бала һәм ипотека калды», – дип яза «КП» әлеге ир белән хатын язмышы турында. 27 яшьлек Марина белән 36 яшьлек Сергей (исемнәр үзгәртелә) быел мартта аерылышкан, ләкин алар аралашуны дәвам иткән. Уртак бала, уртак ипотека аркасында алар аралашып торган. Элеккеге ире, башка төбәктән вахтадан кайткан чакта, уртак фатирда кунарга да калган.

Бераз вакыт узгач, Маринаның яңа ир-аты – 33 яшьлек Виктор барлыкка килә. Марина моны элеккеге иреннән яшерми. Сергей июнь уртасында командировкадан кайта һәм баласын күрергә килә. Аннары ул үзенең станицасына кайтып китә. Икенче көнне иртән Сергей кабат Марина янына килә, җитди сөйләшмәкче була.

Марина очрашуга яңа сөйгәне һәм баласы белән килә. Ул Виктор белән бергә яшәячәген, Викторның аларның фатирында яшәячәген әйтә. Марина ирләргә ипотеканы түләү мәсьәләсен чишәргә киңәш итә. Сергей моны бик ярсып кабул итә, ул элеккеге хатынының шәхси тормышын уртак фатирда төзергә җыенуына ачулана.

Талашып тормас өчен, Виктор белән Марина бер якка китә, Сергей улы белән кала. Ул бала белән йөргән килеш хәмер эчә.

Виктор да тынычлана алмый. Ул шул көнне Сергейга шалтыратып, мәсьәләне ирләрчә хәл итәргә тәкъдим ясый. Сөйләшү талашка әверелә, Сергей көндәшен очрашуга чакыра, улын хатынның анасына калдыра һәм паркка очрашуга килә. Анда Марина белән Виктор көтә. Сергей килә-килешкә травматик пистолеттан ата башлый. Сугыш китә, Марина полиция чакыра. Шул арада Виктор Сергейның пистолетын ала. Ләкин Сергей Викторның корсагын атып яралый, үзенең аягына ата. Аларны табиблар алып китә.

Табиблар Сергей белән Викторны коткарган, аларның гомеренә куркыныч янамый. Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100