Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

Яшь кенә кыз, Мамадыштан килеп, шәһәрнең бер тукталышында төшеп калды. Ике кулында да – олы сумкалар.

– Сәлам, Казан! Күпме көттем мин очрашуны! – дип тирән сулыш алды да метрога таба юл тотты ул.

Аңа 2нче курста укыган дус кызы янына барырга кирәк иде. Ул инде Казанда 1 ел торып, тәҗрибә җыйган. Шәһәрдә яшәргә өйрәнгән. Ләйсән дә Динәнең килүен бик көткән иде.

Монда шәһәр егете белән танышырга була, авыл егетләреннән ни килгән?

Динә шәһәр егете белән таныша алачагына чын күңеленнән ышанып та бетмәде. Кем карасын инде авыл кызына?

Ләйсән бер бүлмәле квартирада яши иде. Дус кызы, ниһаять, килгәч, аңа яшәү өчен түләве җайлырак булачак. Ул институтта читтән торып укып, чәчтарашта эшләде. Динәне дә үз янына алды, әмма хатын-кызлар парикмахеры итеп түгел, ә ирләрнекенә. «Ярар инде, беренче вакыт ирләрнекен алырсың, кайберәүләре пеләшкә алдыра да чыгып китә. Хатыннар кебек «сырлы» түгел», – диде.

Динә бик тырышты. Казанда адым саен нәрсә өчендер түләргә кирәк бит.

Кыз һәрбер килгән клиентка матур итеп елмайды, алар яраткан темаларга кушылып сөйләште. Хәтта аңа «чәйгә акча» да калдыручы булды.

Ял көннәрендә кызлар төнге клубларга барды. Егетләр алар белән танышырга теләде, әмма аларга «бер генә нәрсә» кирәк иде. Динәне бу туйдырды.

Кара әле, әйдә, заманча хәл итик. Мине матур итеп фотога төшер дә, танышу сайтында аккаунт ачам. Өйдә ятып кына да танышып була бит ул.

Ләйсән, бик теләп, дустының үтенечен үтәде.

Менә монысын куй. Монда күзләрең дә матур, елмаюың да.

Күп тә үтми, Динәгә танышырга тәкъдим ясап язучылар табылды. Бөтенесе дә аны очрашуга дәште. Әмма үзләренә түгел, ә Динәнең квартирасына килмәкче булдылар.

Динәне бу канәгатьләндермәде.

Тиздән «Москва слезам не верит»тагы Муравьева кебек, зираттагы аерылган ир-атлар белән таныша башлыйм инде, – дип, кул селтәде.

Бер атнадан соң, аңа бер кеше хат юллады. Фотоларда – 25-30 тирәсендәге егет. Динә, күңелсезлектән, моның белән сөйләшеп китте. Аралашырга бу кеше белән аңа җиңел иде.

Аннары Динә үзе аңа очрашырга тәкъдим итте. Азат кына икеләнде.

Бу Казаныгызда ник шундый сәер егетләр соң ул? Мин монда кыз башымнан күрешергә чакырам, ә егет кеше кире кагып маташа, – диде Динә, үртәлеп.

Азат, бу кыз аның белән аралашуны өзәр дип, ризалашты.

Бик шәп. Бауман урамында түгел, яме? Берни булса, бөтенесе шунда ашкына. Әйдә Җиңү проспектына? Анда парк бар.

Динә очрашуга иртәрәк килде. Аның ул егеткә ерактан карыйсы килде. Ошамаса, очрашып та тормыйча, кайтып китәргә җайлырак булыр өчен. Үтеп барган һәр кеше артыннан күзәтте. Әмма берсе дә Азатка охшамаган иде.

Берзаман артыннан бер тавыш кызны сискәндереп җибәрде.

Сәлам. Мин килеп җиттем, ниһаять, – диде берәү.

Динә артына борылса, башта беркемне күрмәде, ә карашын аскарак төшергәч, инвалид коляскада Азат утыра иде. Динә үзенең гаҗәпләнгәнен аңардан яшерә алмады, авызын ачып, тик басып торды.

Күңелең төштеме? Баштан ук әйтмәгәнем өчен гафу ит. Килеп тормассың, дип борчылдым. Мин армиядә җәрәхәтләндем. Хәзер менә шушы халәттә. Мин дәвалануны дәвам итәм әле, син борчылма. Бәлки, аякка басармын да, – дип көлеп куйды Азат.

Динә шул вакытта ачуланырга, үпкәләргә, гаҗәпләнергә, гомумән югалып калырга өлгерде. Күпме вакыт сарыф иткән бит ул шушы кешегә! Ул яхшы түгеллектән, ясалма елмаю белән Азатка карады да:

Әйдәгез, йөреп киләбез, – диде.

Очраклы гына рәвештә, кыз Азатны ресторан кырыена алып килде.

Мин кайтырмындыр. Ашыйсы килә башлады, – диде Динә.

Азат тирә-якны күзәтте дә кафега керергә тәкъдим итте. Ул юаш егет булып чыкты. Кыз нәрсә аласы килде, шуны сайлады. Болар тәмләп ашадылар. Вакыты-вакыты белән, Азатның кызык сөйләүләреннән, Динә эчкерсез көлеп тә алды.

Кичке аштан соң, Азат Динәне таксига кадәр озатты.

Мин сиңа шалтыратырмын! – диде.

Яшьләр аралашуны дәвам итте. Көн дә телефоннан сөйләштеләр. Динә алга таба нишләргә икәнне уйлый башлады. Бернәрсә дә башына килмәгәч, ярар, гарип булса да, акчасы һәм квартирасы бар, диде.

Динәне авылда дәү әнисе генә тәрбияләмәгән булса, мондый хәлгә калмас иде инде. Авыл тормышыннан гарык иде ул. Эшләгән акчасын яшәү өчен түләп бетерәсе килмәде шул. Шуңа, үз тормышын җайлар өчен, ул бөтенесенә дә риза иде.

Динә Азатның барлык бүләкләрен, чәчәкләрен кабул итте. Күлмәкләр алдырды. Ә Азатның, Динә белән бер урам әйләнеп керсә дә, күңеле була иде.

Динәнең тизрәк аның квартирасына күченәсе килде. Әмма Азат аны үз янына чакырырга ашыкмады.

Динә Ләйсән белән кич утырганда, барлык борчуларын әйтеп салды.

Күралмый башладым инде шул Азатны! Андый бәхет турында хыялланмый идем. Ник ул матур егетләр – акчасыз, ә акчалысы – гарип соң?

Яшьлегеңне гарип егетнең аягын юып үткәрәсең киләме? «Пока!» диген дә аңа, әйдә дискәтүккә.

«Пока» димичә дә бара алам. Ул минем кайда икәнне каян белсен? Арттан чабып йөри алмый.

Кызлар иртәнге 4тә генә кайттылар. Аннары төшке ашка кадәр йокладылар. Динә телефонын ачып караса, аңа Азат бер хәбәр дә язмаган, шалтыратмаган да. Бу – кызны борчыды.

Кара әле, мине югалтмаган да бит бу, – диде ул.

Динә Азатка шалтыратырга булды. Әмма телефонны беркем дә алмады.

Азат Динәнең аңа карата хисләре чын булмаганын әллә кайчан аңлаган иде. Кыз кайгысыннан бигрәк, аны үз сәламәтлеге борчыды. Төнлә белән Израильгә очасы икәнне Динәгә әйтмәде. Үз проблемаларын үзе генә чишәргә теләде.

Чит илдә Азатка тиешле ярдәм күрсәттеләр. Ул көн саен диярлек физик күнегүләр эшләде, массаж ясадылар. Реабилитация үзәгендә ул үзеннән ничәдер яшькә олырак табиб белән танышты.

Яшь яраланган солдат! – ди бу. – Мин – Зөлфия Хазиева. Доктор Лифшиц сезне тикшерде һәм «аякка бастыру мөмкинлеге бар» диде. Ләкин моның өчен күп көч түгәргә туры киләчәк. Сез әзерме?

Зөлфия Азат белән гел бергә иде. Ул аны бассейнга, массажга, һава суларга йөртте. Тиздән алар бер-беренә «син» дип эндәште.

Татар кызы Израильдә нишләп йөри? Беткәнмени Казанда эш? – диде Азат.

Ә мин акча эшләргә килдем. Себергә китәсем килмәде. Казанда минем 4 яшьлек кызым һәм зур гына этем бар. Алар бала караучы белән калдылар.

Ирегез кайда?

Аерылдык инде күптән.

Алайса, кияүгә чыгасыгыз килмидер инде бүтән? Бер тапкыр анда булгач, кеше тагын да ашкынмый, диләр бит.

Чакыручы юк бит әле, – дип көлде табиб.

Казанга минем белән кайтсагыз, мин сезгә өйләнәм!

Аякка басарга кирәк, «кияү»! Ә син «мин-мин» дисең, «өйләнәм» дисең!

Азат Динә турында уйламады да. Нинди җитди мөнәсәбәт кирәк булсын инде ул 19 яшьлеккә?! Шуңа күрә аны тормышыннан сызып ташларга булды. Аңа шалтыратмады, хәлләрен дә белмәде. Әмма эченнән генә, бер сүз әйтмичә араны өзеп, дөрес эшләмәгәнен аңлады.

Азатның сәламәтлеге көннән-көн яхшырды. Ул аягына, таякка таянып булса да, баса ала башлады. Ә соңрак бөтенләй йөреп китте.

Зөлфия һәм Азат Казанга бергә кайттылар. Әмма хатын Казанда озакка калачагына бик үк өметләнмәде. Азат аны квартирасына алып кайтты. Газ өстенә чәй кайнатырга куйды.

Хөрмәтле Зөлфия Әнвәр кызы Хаҗиева! Иртәгә бәләкәй кызыңнан синең кулыңны сорарга барам. Һәм зур этеңнән мин курыкмыйм. Хатын-кызлар һәм маэмайларга мин гел ошый идем, – дип шаяртты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100