Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маузир Гыйниятуллинның тол хатыны кайгы уртаклашкан якыннарына мөрәҗәгать язган

«Агыйдел» Татарстан-Башкортстан дуслык, хезмәттәшлек оешмасы рәисе хатыны белән театрга баргач, үзен начар хис итә башлап, 21 декабрьдә кисәк вафат булды.

news_top_970_100
Маузир Гыйниятуллинның тол хатыны кайгы уртаклашкан якыннарына мөрәҗәгать язган
https://www.instagram.com/mauzir.agidel/

«Безнең гаиләдә төзәтеп булмаслык хәл булды — яраткан ирем, балаларымның әтисе үлде, — дип яза Маузир Гыйниятуллинның хатыны Гөлирә. — Сезгә рәхмәт сүзләре язарга көч таптым. Сез барыгыз бергә — минем якыннарым, дусларым, күршеләрем, битараф калмаганнар миңа ышаныч керттегез. Тормыш бик тиз ага, теләсә кайчан өзелергә мөмкин. Безнең гаиләгә теләктәшлек күрсәткән, кайгыбызга битараф калмаганнарга рәхмәт.

Кайгыны ихлас уртаклашу сүзләре төрле яклардан булды, барлык шәһәр елый дип яздылар, бу сүзләрдән җиңел булып китте. Озатырга якыннар, дуслар, күршеләр, коллегалар, классташлар, якташлар, башкарма комитеттан, мәгариф бүлеге, телевидение, КВН, сәламәтлек бүлегеннән, язучылар, артистлар, башка республикалардан, Башкортстаннан килделәр. Сезнең ярдәмегез әйтеп бетергесез. Дөнья битараф булмаган, ярдәмчел кешеләрдән тора. Рәхмәт, беркайчан да беркем дә мондый кайгы белән очрашмасын. Булганыгыз өчен рәхмәт!

Җаным! Сине бүләк иткән өчен мин язмышыма рәхмәтле. Мин бер дә уйламыйча бу утыз ел уртак тормышны тагын бер тапкыр синең белән узар идем. Без синең белән яхшы балалар тәрбияләп үстердек. Син тормышны яраттың, үз эшеңә бирелгән идең. Һәрвакыт шат күңелле, энергияле булдың, беркемне гаепләмәдең. Мине, балаларны, якыннарны, дусларны яраттың.

Без сине бик яратыбыз, синсез бик авыр булачак, әмма без алга таба яшәргә тырышачакбыз. Сине безнең белән бергә бик күпләр озак вакытлар истә тотар. Син булган тормыш безгә бик нык тоела иде. Синең балаларың, оныкларың бер берсен ташламас, синең кебек үк бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәрбез дип вәгъдә бирәм. Син нык гаиләнең нәрсә икәнен күрсәттең, безгә өйрәттең, булдырырга тырышырбыз.

Синең белән бергә күпме безнең уртак әйбер китте. Ә күпме әйбер калды!

Без сине мәңге истә тотарбыз, догалардан калдырмабыз, Аллаһ бирсә. Тыныч йокла, сөеклебез безнең. Синең җаның Гөлирә».

«Бик матур парлар булгансыз. Нишлисең бит, анда да әйбәт кешеләрне алалар. Урыннары оҗмахта булсын».

«Аяз конне яшен сугып, аяк астында җир убылды..... Маузир абый, ник бик ашыктың??? Эх, язмыш… Тәкьдирләребезгә язылганнан артык яшәп булмый икән шул… Тормышның тәмен тоеп, дөньяның кадерен белеп, нигә туганын аңлап яши белгән Маузир абый — безгә үрнәк!!!»

«Шулкадәр чиста күңелле, йомшак кеше иде», — дип яза дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100