Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәүлид кичәсен ничек уздырырга?

26 сентябрьдән 27се төне – Мәүлид кичәсе, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көнне нинди догалар укырга, нинди гамәлләр кылырга кирәклеге хакында «Интертат» хәбәрчесенә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.

news_top_970_100
Мәүлид кичәсен ничек уздырырга?
"Татар-информ" архивы

Бүген, 26 сентябрьдән 27се төне – Мәүлид кичәсе, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көнне ничек уздырырга кирәклеге турында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аңлатты:

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Мәүлид» дигән сүзне гарәп теленнән тәрҗемә итсәк, ул «туу» дигәнне аңлата. Ягъни ул көнне бу айда рәсүлебез (с.г.с) туган көн. Без шушы айны бик хөрмәт итәбез, чөнки бу дөньяга иң зур пәйгамбәр дөньяга килгән вакыт.

Аллаһы тәгалә Коръәндә болай ди: «Мин сезгә рәхмәт йөзеннән пәйгамбәр җибәрдем». Бу – кешеләрне изгелеккә өндәүче, динебезне өйрәтүче дөньяга килгән көн.

Бу көнне «Лә иләһә иллаллаһы Мөхәммәде рәсулуллаһы» дип әйткәч, без пәйгамбәребезне белергә тиешбез. Ул безгә динебезне күрсәткән, аңлаткан. Беренчедән, без, мөселманнар, шуны өйрәнергә тиешбез. Пәйгамбәребез нәрсә кылган, ни эшләмәгән, нинди изгелекләр эшләгән. Шушы сөннәт юлын, пәйгамбәребезнең тарихын өйрәнергә тиешбез.

Икенчедән, без шушы көннәрдә күбрәк салаватлар әйтергә тиешбез. «Кеше 1 тапкыр салават укыса, Аллаһы тәгалә аңа 10 салават укыр», – диелә. Күз алдына китерегез, әгәр без дога алдыннан салват укысак, ул вакытта безгә Аллаһы тәгалә җавап бирә һәм безнең догаларны кабул итә. Ул көннәрдә салаватларны күп әйтергә тиешбез, – ди хәзрәт.

Мәүлид кичәсен уздыруның аерым тәртип, кагыйдәләре юк. Хәзрәт Мәүлид ашларын уздыру турында сөйләде:

Аерым шартлары булмаса да, безнең татар хылкында Мәүлид ашларын уздыру гадәте бар. Туганнарны кунакка чакырып, коръән ашларын уздырып, матур итеп утыралар. Әлбәттә, аны бер көнне генә үткәреп бетереп булмый. Коръән ашын соңрак та, иртәрәк тә үткәрергә була. Бу көн ел саен күчеп бара. Моны хисаплап барырга кирәк. Ай дәвамында ашлар үткәреп, туганнар белән аралашып, балаларыбызга бүләкләр биреп уздырырга тиешбез бу вакытны. Бүген айның 12нче көне булып исәпләнә. Ай дәвамында ашлар уздыру – хәерле гамәл булыр.

Шул ук рәсүлебез тарихына күз салып, пәйгамбәр нәрсә яратканын карагыз. Ул хөрмә, сөт ризыкларын үз иткән. Без дә шушы ризыкларны өстәлгә куябыз. Мәсәлән, рәсүлебез тарихында аның ак ипи ашамавы турында әйтелә. Ак ипи алып, берәр мескен әбиләргә сәдака итеп кертсәк тә бик яхшы.

Дин ярамаган совет чорында безнең әби-бабаларыбыз Мәүлид кичәләрен уздыра торган булганнар. Хәзер инде зур залларда уздыру мөмкинлеге бар, дин рөхсәт ителгән. Әлбәттә, халык дингә кайту белән, аның масштаблары да үсә.

Хәзер Корбан бәйрәмнәрен дә, Ураза гаетләрен дә бәйрәм итүче кешеләр елдан-ел арта бара. Җомгага да мәчеткә бик күп кеше җыела. Бу – халкыбызның дингә кайтуның бер күрсәткече, – ди хәзрәт.

Мәүлид кичендә укый торган дога

Фото: ©

Бүген 26нчы сентябрьдә көнне кояш баегач, Казанның Галиев мәчетендә ахшам намазыннан соң Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. «Бәйрәмгә Казан имамнары, мөфтият һәм аның карамагында эшләүче оешма җитәкчеләре, мөселман уку йортлары шәкертләре көтелә. Кичәгә җыелган кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк», – диелә әлеге хәбәрдә.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә «Мәүлид» касыйдәсе укылачак. Аны Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов һәм аларның иҗат төркеме башкарачак. Моннан тыш, мәҗлеснең яңалыгы булып, Пәйгамбәребез Мөхәммәд нәселеннән булган Сәиддауд Сөенов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр торачак, диелгән.

27нче сентябрьдә Мәүлид кичәсе Болгарда узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100