"Матурлыктан күз чагыла": Алинә Заһитова японча киенгән
"Матурлыктан күз чагыла": Алинә Заһитова японча киенгән
16 яшьлек Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япония тамашачысы каршында чыгыш ясый. Аны японнар үз итеп, мульфильмнар төшерә, телевизон тапшырулар оештыра. Хәзер безнең Алинә япон киеме - кимоно киеп фотога төшкән. Ул бу фотоларны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
Инстачылар сурәтне бик ошаткан. Ике меңгә якын кеше комментарий язып, комплиментлар әйтәләр. "Матурлык күзне чагылдыра", - дип язалар.
"Королева", "принцесса", "тылсымлы матурлык", диләр.
Шулай да Алинәгә "япон киемнәре килешми" дип, "Сиңа спорт киеме бик килешә", дип тә язганнар.