Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Матурлык уколы» ясаткан кызның бер күзе сукырайган

news_top_970_100
«Матурлык уколы» ясаткан кызның бер күзе сукырайган
Фото: © "Татар-информ"

Волгоград өлкәсендә косметологка барганнан соң, бер хатын-кызның күзе сукырайган. Ул «матурлык уколлары» ясаткан булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, аңа хезмәт күрсәткән косметологның лицензиясе дә булмаган. Җинаять эше ачылган.

«Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе Тикшерү идарәсенең Волжский шәһәре буенча тикшерү бүлеге 37 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачты. Ул «кулланучыларның сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү»дә шикләнелә», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Әлеге косметологка мөрәҗәгать иткән хатын Волжский шәһәрендә яши. Ул маңгаендагы һәм кашлар арасындагы мимик җыерчыкларын бетерергә тели. Ләкин, косметик процедура ясаганда, аның бер күзе сукырая.

Моңа кадәр Дагыстанда өйдә косметология процедурасы ясаганда бер кыз үлүен хәбәр иткәннәр иде. «Матурлык уколын» аңа дус кызы-косметолог кадаган булган. Бу очракта да җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100