Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матурлык серләре, яки кызларга пеләш калмас өчен нишләргә?

Матурлык артыннан куып, зур проблемаларга юлыккан хатын-кызлар бар. «Интертат» шундый тарихларны барлады.

news_top_970_100
Матурлык серләре, яки кызларга пеләш калмас өчен нишләргә?
pixabay.com/

Хәзер матурлык салоннарына йөрергә дә кирәкми. Һәр икенче кеше ике көн укып сертификат ала да, үзен остага санап, өендә салонын булдыра. Юк, гаепләү түгел. Ярый да бит яхшы остага эләксәң… Кызганыч, күпчелек кызлар очсыз бәягә кызыгып, төрле сайтлардан, төркемнәрдән карап, бер белмәгән кешенең өенә бара, тышкы кыяфәтен, сәламәтлеген шуларга ышанып тапшыра. Гадәти генә тырнак ясау, керфек үстерү, чәч үстерү ише процедуралар зур проблемалар китереп чыгарган очраклар бар.

Мин шундый кызганыч хәлгә юлыккан геройларны эзләп таптым, тик күбесе үзләренең чын исемнәрен әйтмәскә булды.

Матур күзләр урынына — конъюнктивит

Казан кызы Алинә Җиһаншина кашка татуаж ясый торган очсызлы мастерны бер реклама сайтыннан эзләп табуын әйтте.

Миңа кирәкле процедурага акция булуы сөендерде. Шимбә көн иде, оста 15 минутка соңга калып килде, — ди Алинә. — Ул урамнан керүгә кулын да юмады. Мин дәшмәдем инде. Гадәттә, татуаж ясатканда авыртмый иде, бу юлы никтер авыртты. Бу оста әле өйрәнеп кенә киләдер дип, түздем.

Проблемалар кайчан башланды?

Шул ук кичне күзләрем кызарды. Остага яздым. Ул миңа инфекцияне өйдә керткәнсездер, минем гаеп юк диде. Күбрәк юынырга кушты. Икенче көнгә күзләрне ача алмас дәрәҗәдә идем. Бөтен капиллярлар шартлаган. Ирем тизрәк мине хастаханәгә алып барды. Конъюнктивит диагнозы куеп кайтардылар. Әллә никадәр дару, мазь язып бирделәр. Мин бу хакта остага яздым, ә ул һаман гаебен танымады. Акчаны кайтаруын сорадым.

Кайтардымы соң?

Ярты бәясен — 400 сумны. Ул миннән көлеп, видео да яздырып җибәрде. Имеш, даруханәгә кереп, миңа яраклы дарулар караган. Бала имезгәнгә күрә шундый хәл булган, дип аңлатты. Ә башта язылганчы мин аннан сораганда, бер әйбер дә булмый дип тынычландырган иде. Видеода ул миңа кирәкле даруларны күрсәтә. Начарлыгың үземә әйләнеп кайтачак, дип кисәтә.

Пеләш каласың киләме?

Хәзер чәчне дә матурлык салонында 4-5 сәгать эчендә үстереп бирәләр. Әлмәт кызы Гөлгенә бу бәхет өчен 12 мең сумын калдыра.

Озын чәч турында нык хыялландым. Еллар буе көтеп торасым килмәде, акча җыеп, салонда чәч үстерергә булдым., — ди Гөлгенә. — Бу процедура вакытында үз чәчеңә кеше чәчен кератин белән ябыштырып куялар. Моның өчен махсус кайнар кыскыч кулланалар. Минем оста бу эшне әле беренче мәртәбә башкарды, үзе дә бармакларын пешереп бетерде, минем колаклар, баш тиресе пеште. Матур озын чәч турында хыялланып килгәч, мин түзәргә булдым. Үземне көзгедән күргәч, башта бик сөенгән идем.

Ләкин шул ук төнне кайтып, йокларга ятуга дискомфорт сиздем. Ятып булмый, ясалма чәчләр тартыла, баш авырта башлады. Икенче көнгә баш кычыта башлады. Кан чыкканчы кашыдым. Чыдар хәл калмагач, остага яздым. Ул миңа: «Була торган хәл, тиздән бетәчәк», — дип җавап бирде. Кичкә таба башым авыртуга түзә алмыйча, елый ук башладым. Остага язам — ул үз гаебен танымады. Башка клиентларының берсе дә зарланмавы хакында әйтте. Чәчемне тарый да алмадым, кул белән сыпырганда учлап чәч коелды. Ясалма чәчләр белән бергә минем үз чәчләрем дә кубып төште. Ярты башым пеләшләнде.

Өченче көнне мине ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр. Чәч үстерүче телефонын алмый башлады, акчамны кайтарудан да баш тартты. Дәвалануга мин барлыгы 54 мең сум акча тоттым.

Хәзер әз-әзләп чәчләрем үсеп килә, ләкин алар бик юка. Гомерлек тәҗрибә булды ул миңа. Хәзер еласаң да юк, уласаң да юк инде…

Чәч үстерүче кызны таба алдыгызмы, судка бирдегезме?

Юк. Егетем дә озак эзләде, таба алмадык.

Егетең бу хәлләрдән соң нәрсә диде?

Чәч ясатуга ул башта ук каршы иде. Дәвалану чорында да янәшәмдә булды, ташлап китмәде. Андый кыяфәттә мин урамга чыгарга да баш тарта башлагач, егетем парик сатып алды. Башым рәткә килгәнче, ярты елга якын эшләмәдем.

«Биегәндә толымымны тартып чыгардым»

Казанда яшәүче Алисә дә чәч ясатып харап була язган.

Тезгә кадәр озынлыкта чәч ясаттым. Баштагы вакытта гына матур иде. Бервакыт клубта биегәндә ялгыш кулым белән чәчне тартып чыгардым. Янда басып торган яңа танышкан егетем тиз арада юкка чыкты. Кеше янында уңайсыз хәлдә калдым. Җиде айдан коррекциягә бардым. Бөтен чәчем ябышып бетте, салдырырга туры килде. Үз чәчләрем дә эштән чыкты: коелды, сынды. Яңадан үз хәлемә кайту өчен табибларга йөрергә туры килде. Бертуктамый чәч үстерүче дус кызым бар. Аның ярты башы пеләшләнгән, ләкин чәч үстерүдән баш тартмый. Ясатмаса, үзен ямьсез дип әйтерләр дип курка.

Ясалма чәч үстергәч, нинди проблемалар булды?

Йоклый алмадым, чәчне тарап булмый, бальзам кулланырга да ярамый. Кератинга тисә, баш бетә — чәч шуып төшәчәк. Төрле прическалар да ясап булмый, чәчне тузгытып йөрергә туры килә.

«Үз чәчеңә ни җитә?!»

Чәчтараш Елена Маренко белән чәч үстерү хакында сөйләштем.

Елена, чәч үстерү зыянлымы?

Иң зыянлысы — кайнар чәч үстерү. Бу вакытта кератинны кайнар кыскычлар белән кешенең үз чәченә беркетәләр. Салкын үстерү ысулы дә бар. Бу очракта вак кына итеп толымнар үреп, аларга эләктереп куялар. Ике очракта да чәч нык коела, төннәрен йоклап булмый. Монда остадан да тормый. Хәзер һәр икенче кеше чәч үстерү белән шөгыльләнә. Махсус белемнәре булмаса да, өйләрендә чәч ясап яталар. Акча җәлләп, кызлар шундыйларга бара да, аннары утырып елый. Безгә исә соңыннан ябышып беткән чәчләрне сүтәргә туры килә. Кайбер кызлар озын чәчләре булган өстенә үстерә, нигә кирәк ул?

Димәк, бөтенләй чәч үстермәскә кирәкме?

Сәламәт чәч теләсәләр, ясалма юл белән үстермәскә киңәш итәм. Ясалма чәчләр тиз бутала, гел проблемалар тудыра. Майлар сөртеп, вакытында кистереп торсаң, үз чәчең дә үсә бит инде. Кызлар бу очракта сабырсызланып, зур хата ясыйлар.

Чәч үстерүгә альтернатива бармы?

Нишләп булмасын? Чәчкә кыстырып куела торган ясалма чәчләр бар. Аларны теләгән вакытта куярга була. Үз чәчегезгә дә зыян килми. Эләктереп куйдың, прическа ясадың да үз эшләрең буенча киттең. Кич кайттың да кире салып, алып куйдың. Париклар кияргә мөмкин. Үзгәрәсе килгән кешегә җаен табып була.

Судта җиңеп буламы?

Начар хезмәт күрсәткән матурлык салоннарын, осталарны судка биреп, сәламәтлеккә китергән зыян өчен акча таләп итүчеләр дә булгалый.

Мәсәлән, Свердлау өлкәсеннән бер ханым чәч үстерергә булган. Процедура өчен ул 5 мең сум түләгән. Тик икенче көнне үк аның башы авырта башлаган һәм ул бу хакта остага язып җибәргән. Оста аны тынычландырган, барысы да узачак дип ышандырган. Нәтиҗәдә, чәч ясату аркасында әлеге ханым бөтенләй пеләш калган. Ул останы судка биргән. Суд оста 55 мең сум штраф түләргә тиеш, дип карар чыгарган. Интернетта зарланучылар санына караганда, суд сукмагы таптаучылар, мондый карарлар сирәк күренеш түгелдер, шәт.

Останы ничек дөрес сайларга?

Нинди генә процедурага барсагыз да, иң мөһиме — сәламәтлегегезгә зыян салмый торган останы табу. Моның өчен берничә киңәшне истә тоту да җитә.

Беренче киңәш — остадан сертификат күрсәтүен сорарга. Салонга барасызмы, останың өенәме, беренче эш итеп бу документны сорагыз. Күпме вакыт укыганын сорагыз. Чын оста ике көнлек сертификатлы булмый. Аннары интернеттан кереп, сертификат ялганмы, юкмы икәнен тикшерегез.

Икенче киңәш — останың эшләрен карагыз. Әлеге фотолар интернеттан алынмаганмы? Сез теләгән нәтиҗәләр күренәме? Сезгә бу останың эшләре ошыймы? Шушы сорауларга җавап тапкач кына, оста белән килешү төзегез.

Өченче киңәш — фотода чәчләрнең, керфекләрнең, тырнакларның ясалмалыгы күренәме, юкмы? Келәй калдыклары күренмиме? Остадан материалны каян алуын сорагыз. Ул сезгә барысы хакында да сөйләргә, аңлатырга тиеш. Заказның чегын күрсәттерү дә артык булмас.

Дүртенче киңәш — остага язылганчы, бу процедурага күпме вакыт таләп ителүен сорагыз. Әгәр мастер яхшы икән, ул 1,5-2 сәгать эчендә сезгә кирәкле процедураны ясый ала.

Бишенче киңәш — бәягә игътибар итегез. Әгәр бик түбән бәя була икән, ни өчен икәнен ачыкларга кирәк. Ул яңа гына эшли башлаучымы, әллә клиентларны арзан бәя белән генә кызыктырып җыя алганмы?

Шушы гади генә киңәшләрне исегездә тотсагыз, сез яхшы оста таба алачаксыз. Матурлык икенче урында, сәламәтлек — беренче. Онытмыйк, яме, кызлар?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100