«Вице-мисс Россия – 2017» Ксения Александрова Тверь өлкәсендә булган юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Бу хакта Baza Telegram-каналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Вице-мисс Россия – 2017» һәм «Мисс Вселенная – 2017» конкурсында катнашкан Ксения Александрова поши белән авариядә һәлак булган», – диелә хәбәрдә.
Канал мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте июльдә үк булган. Модель машинаның пассажир утыргычында барган. Юлга сикереп чыккан хайван машинаның алгы тәрәзәсен тишкән һәм кызны җитди яралаган.
Башы яраланган Александрованы Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтының реанимация бүлегенә салганнар. Табиблар тырышлыгына карамастан, 12 августта ул үлгән, диелә хәбәрдә.