news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Матурлык бәйгесендә җиңүче кыз ике атна авырган да үлгән

news_top

«Русская красавица» титулы иясе, халык җырлары бәйгеләре җиңүчесе Юлия Рыбакова 29 яшендә үпкә ялкынсынуыннан (пневмониядән) вафат булган. Бу турыда «АиФ» яза.

Юлия 2 атна авырган, ләкин дәвалау нәтиҗә бирмәгән.

Юлия Рыбакова тәмамлаган И.С. Палантай исемендәге Мари мәдәният һәм сәнгать көллияте хәбәр иткәнчә, үлем сәбәбе пневмония нәтиҗәләре булган.

Аны 28 октябрьдә «ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткән, аннары хастаханәгә салганнар. «Температурасы 40 градус иде, капельницалар ярдәм итмәде», – дип сөйләгән Рыбакованың якыннары.

«Берничә көн эчендә авырып киттем», – дигән Юлия дусларына, терелергә өметләнгән. Тик 9 ноябрьдә вафат булган. 10 ноябрь көнне Чиләбедә Трактор төзүчеләр мәдәният йортында Юлияне соңгы юлга озатканнар. Ул биредә яшьләр белән эшләү белгече булып эшләгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар