Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матурлык бәйгесендә җиңгән кызны юан булганы өчен мыскыл иткәннәр

news_top_970_100
Матурлык бәйгесендә җиңгән кызны юан булганы өчен мыскыл иткәннәр

Плюс-сайз размерлы модель Сарра Милликен «Мисс Алабама» бәйгесендә җиңеп милли финалга чыкканнан соң, мыскыллауга дучар булган. Интернет кулланучылар аның тышкы кыяфәтеннән көлгән, дип яза «ОТР» сайты «Daily Mail» басмасына сылтама белән.

23 яшьлек кыз «National American Miss» бәйгесендә җиңә. Бу бәйге «эчке табигый матурлыкны көчәйтеп, уңай үзбәя» булдыруга йөз тота. Бәйгенең сайтында язуларынча, тышкы кыяфәттәге үзенчәлекләр, мәсәлән, артык авырлык яки тән тиресе проблемалары – болар барысы да кешенең бер өлеше, һәм оештыручылар нәкъ менә шуларны «танытырга тели» дә инде.

Тик Милликенның җиңү шатлыгы озакка бармый, чөнки интернетта аңа стандарт булмаган формаларына кагылышлы ямьсез, үпкәләтә торган комментарийлар яза башлыйлар.

«Хәтта сез экранда язган сүзләр дә кешеләргә онытылмаслык тәэсир калдырырга мөмкин. Мин һәрвакыт позитив таратырга теләдем», – дип язган ул үзе.

Тик шулай да, Сарраның җанатарлары да бик күп. Аңа бөтен дөньядан теләктәшлек сүзләре һәм реклама тәкъдимнәре килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100