Бурятия Югары суды матурлык конкурсы финалисты Сэсэг Буинованы, аның танышы Станислав Норбоевны һәм җинаятьнең шаһитын үтерү турындагы эшне караячак. Тикшерү, җинаятькә элеккеге полиция хезмәткәренең катнашы бар, дип саный. Бу хакта ТАСС хәбәр итте, дип яза «Вести».
Агентлык мәгълүматларына караганда, гаепләү 1 ноябрьдә расланган. Якын арада эш материаллары карау өчен судка җибәреләчәк.
Җинаятьтә хокук саклау органнарының элеккеге хезмәткәре гаепләнә. Тикшерү комитеты мәгълүматлары нигезендә, 2021 елда ул полициядән эштән киткән, ә махсус хәрби операция башланганнан соң бөтен милкен саткан һәм гаиләсе белән АКШка күченгән. Әмма адаптация узу һәм «качак» статусын алу белән кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, ул кире Россиягә кайткан.
«Буинованы, Норбоевны һәм җинаятьнең шаһитын үтергәннән соң 1 атна узгач үз-үзенә кул салган гаепләнүченең мәнфәгатьләрен хатыны тәкъдим итәчәк», – дип яза ТАСС.
«Миссис Бурятия – 2024» конкурсы финалисты Сэсэг Буинова һәм аның танышы Станислав Норбоев 2024 елның 11 апрелендә югалган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, алар Улан-Удэда Бабушкина урамындагы кибет янында очрашкан. 26 яшьлек Норбоев җиңел машинага кереп утырган, автомобиль руле артында таксист булып акча эшләгән 30 яшьлек Буинова булган. Шуннан соң аларны башка исән килеш күрүче булмаган.
Аларның мәетләрен быел мартта Улан-Удэдагы гараж кооперативы чокырында 2 метр тирәнлектә боз, чүп һәм ком астында тапканнар.
Өченче корбан – гаепләнүченең танышы. Ул, мәетләрне яшерү өчен, аның автомобиленнән файдаланган.