Матурлык бәйгесендә катнашкан чибәрне чүкеч белән сугып үтергәннәр
Бу җинаятьне эшләүдә шикләнеп 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар.
Чиләбе өлкәсендә 17 июльдә 29 яшьлек хатын-кыз мәете тапканнар. Үтерелгән кыз Ксения Мецгер - кияүдәге хатыннар өчен Missis World Russia халыкара матурлык бәйгесе финалында Чиләбе өлкәсеннән катнашкан хатын булуы ачыкланган. Модель кыз үлеме турындла МК газетасы хәбәр итте.
Ксения өч ел элек кияүгә чыккан, ике елдан АКШка киткән. Туганнары Чиләбе якларында калган. Ксения даими кайта торган булган.
Соңгы тапкыр Магнитогорскига кайтканда, ул машинасын сатарга уйлаган. Ксения сатып алучыга иномаркасын күрсәтергә дип чыгып киткән. Шуннан соң хатын югалган.
Бер тәүлектән хатынның мәетен урманнан тапканнар. Хатын-кызның башына чүкеч белән сугып үтергәннәр һәм мәетне урманда яшергәннәр дип фаразлыйлар.
Тикшерү комитеты үтерүче тоткарланганын хәбәр итте. Бу җинаятьне эшләүдә шикләнеп 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар.