news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Матурлык бәйгесендә катнашкан 22 яшьлек кызны бүрәнә төялгән трактор таптаган

Матурлык бәйгесендә катнашкан 22 яшьлек кызны бүрәнә төялгән трактор таптаган

news_top
Матурлык бәйгесендә катнашкан 22 яшьлек кызны бүрәнә төялгән трактор таптаган
"Мисс Франция" бәйгесендә катнашкан Морган Роллан исемле  22 яшьлек кыз Франциядәге Луара төбәгендә һәлак булган. Бу кызны, велосипедта йөргәндә, трактор таптаган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Юлдан велосипедта баручы кыз, бер автомобильгә бәрелмәс өчен, рулен кырыйга таба борган. Шуннан соң ул яннан узып бара торган трактор һәм аның арбасы арасына килеп кергән. Трактор арбасына бүрәнәләр төялгән булган. Велосипедлы кыз арба белән трактор арасына кысылган. Шулай итеп кыз һәлак булган.

Урынга килеп җиткән табиблар фикеренчә, кызның бу авариядә исән калу мөмкинлеге бөтенләй дә булмый.

Әлеге фаҗигане Морганның сөйгән егете күреп тора. Аңа да, трактор йөртүчегә дә психологлар ярдәме кирәк була. Алар икесе дә шок хәлендә кала.

Морган Роллан мәетен вертолет белән алып кайтканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар