Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матурлык бәйгесендә җиңгән кыз сәхнәдә аңын җуеп егылган

Miss Grand International конкурсында Парагвайны тәкъдим иткән 25 яшьлек Клара беренче урынны алуын күтәрә алмаган.

news_top_970_100
Матурлык бәйгесендә җиңгән кыз сәхнәдә аңын җуеп егылган
Miss Grand International бәйгесе Мьянмада узган. Парагвайдан килгән 25 яшьлек Клара Cоса финалга үтә. Конкурс шартлары буенча ул сәхнәдә көндәше - Һиндстаннан килгән кыз белән кара-каршы басып тора. Жюри кем җиңгәнен әйтергә тиеш була. Кызлар кара-каршы шактый вакыт басып торалар - жюри тамашачыларның да, кызларның да "нервларын" шулай сыный. Клара Cосаның җиңүен игълан иткәч, ул бу бәхетне күтәрә алмый һәм сәхнәдә егыла. Көндәше аны тотып калмакчы була, әмма өлгерә алмый. Әмма барысы да уңышлы тәмамлана - Клара аңына килә һәм, күзләренә яшьләр тулган килеш, җиңүче таҗын кия. "Иң чибәр кыз" титулын алучы буларак, аңа 40 мең доллар (656 мең сум) бирәләр һәм бер бәйгене конкурсны оештыручылар белән бер еллык контракт төзиләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100