Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матурлык бәясе: Өйдә эшли торган косметолог яшь кызны имгәткән

Матурлык бәясе: Өйдә эшли торган косметолог яшь кызны имгәткән

news_top_970_100
Матурлык бәясе: Өйдә эшли торган косметолог яшь кызны имгәткән
Новосибирск шәһәрендә яшәүче Екатерина иренен зурайтып, матураерга тели. Тик "табиб" аның битен ямьсезләп куя. Хәзер Екатерина косметологны судка бирә. Бу турыда "Комсомольская правда" сайты хәбәр итте. 

Бьюти-процедурадан соң аның битенә шешләр чыга, күгәргән урыннар барлыкка килә. 

Екатерина моңа кадәр дә иренен кабарткан булган. Шуңа күрә аның тәҗрибәсе бар. Чираттагы тапкырында ул ирененең формасын үзгәртергә тели. Моның өчен мастерны инстаграмнан таба. Аның эшләрен ошата, тик бәясе генә шикле була. 

"Аның бәяләре бик арзан. Препаратларын карадым, алар ышанычлы булып тоелды. Мастер белән очрашуга язылдым", - дип сөйли Екатерина.

Ул бераз акчаны алдан түләп куя, аннары аңа адрес бирәләр һәм кыз шунда бара. Ул матурлык салонына барам дип уйлый, тик бу гадәти бер фатир була. Бүлмәләрнең берсенә кушетка куелган. Екатерина моны күреп тә шикләнми, борылып китеп бармый. Инстаграмдагы матур фотолары, яхшы фикерләр бу косметологка ышанычны ныгыткан була.

"Мастер мине халат һәм башлык киеп каршы алды. Битендә маска да бар, минем каршымда перчаткаларын алып киде, минемчә, ул бөтен санитария кагыйдәләрен үтәде", - дип сөйли кыз.

Процедура үзе исә бик авырттырган. Косметолог кирәгеннән артык укол кадый. "Сезнең иренегез бик тыгыз, начар тартыла", - дип аңлата ул.
Екатерина авыртудан елап та ала, тик түзә.

"Аннары ул массаж ясый башлады, аны бик агрессив итеп башкарды. Препарат ирен буйлап таралып ятсын өчен кирәк диде. Бу бик авырттырды. Ул бит миңа 15 укол ясады", - дип искә ала Екатерина.

Процедурадан соң, икенче көнне кызның битендә сары, шәмәхә, урыны белән кара күгәргән урыннар барлыкка килә, ул шешенә, ирене пилмән формасына керә.

"Мин дару эчкәч кенә, шеш бераз төште. Мин косметологка яздым. Ул бар да нормада, бераз көтәргә кирәк диде", - ди Катя.

Аннары кызның өске иренендә шеш барлыкка килә, ул зурайганнан-зурая, иренне селкетеп тә булмый, ашау кыенлаша. Катя көпшә белән генә ашый һәм эчә башлый. Тагын косметологка яза.

"Ул мине интернеттан укып, фантазияләр белән үземне борчый дип саный. Мин шешкә төрле майлар сөрттем, ләкин шеш бетмәде", - ди Катя.

Шуннан соң косметолог Катя белән кабат очрашырга ризалаша. Кызны карагач, "иммунитет гельне кабул итми, шуңа күрә ул капсула-шеш булып җыелган", ди. "Табиб" тагын массаж ясарга тәкъдим итә, тик Катя катгый рәвештә баш тарта. Шул ук кичне ул чын табибка языла. Хәзер Катяның иренендәге препаратны алу таләп ителә.

"Моның бәясен белгәч, тагын косметологка яздым. Ул минем чыгымнарны каплар дип уйлаган идем. Ул "эшләргә комачаулыйсың" дип җавап язды. "Мин сезне эзләп йөрмәдем, сез үзегез таптыгыз", дип әйтте. Шуннан соң ул мине социаль челтәрләрдә блокировкалап куйды", - дип сөйли Катя.

Хәзер Екатерина полициягә гариза язган. Косметологны җәзага тартуны тели. Ләкин судта уңышка ирешәсенә бик үк ышанмый. Юристлар сүзләренчә, өйдә эшли торган мастерлар белән судлашып җиңү очраклары бик аз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100