news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Матурлар, күз тимәсен» - яшь җырчы өйләнгән

news_top
«Матурлар, күз тимәсен» - яшь җырчы өйләнгән
Фото: Ильяс Минһаҗевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«MINGAZOV» кавер-төркеме солисты, җырчы Ильяс Миһаҗев сөйгәне белән никах укыткан. «21 март көнне гаиләбез туды», – дип хәбәр иткән ул бу хакта үзенең сәхифәсенә.

Җырчының сөйгәне Рузиләгә романтик рухта тәкъдим ясавы турында да язган идек. Рузилә – фотограф, видеолар төшерүче, шулай ук ул «MINGAZOV» төркеменең менеджеры булып эшли.

Яшьләрнең кавышу тарихы да бик кызыклы. Алар танышканда икесенең дә йөри торган парлары була. Шуңа күрә Ильяс белән Рузиләне баштагы чорда бары тик дустанә мөнәсәбәтләр генә бәйли. Тик, тора-бара, дуслык мәхәббәткә әверелә. Яшьләргә матур котлау сүзләре язып калдырганнар. «Матурлар, күз тимәсен», «Матур пар», дип күпләр сокланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар