«Матурлар, күз тимәсен» - Җырчы Рамил Закиров ике айлык кызын күрсәтте
Яшь әти Рамил Закиров кызы Амилә белән төшкән фото урнаштырган.
«Әле кайчан гына бу минем бәйрәм иде кебек. Вакыт, ашыкма әле! Балалар, бәйрәм белән! Яклыйбыз, яратабыз сезне», — дип язган җырчы.
«Матурлар, күз тимәсен», «Исән-сау, тигез канатлы булып үссен», — дип матур теләкләрен яудырган инстачылар.