Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Матур җырлыйсың, кызый» — Лилия Хәйруллинаның «Хыялда» клибы чыккан⠀

Инстачылар: «Клипта балагызның әтисе дә уйныймы әллә?» — дип кызыксынганнар.

news_top_970_100
«Матур җырлыйсың, кызый» — Лилия Хәйруллинаның «Хыялда» клибы чыккан⠀
Салават Камалетдинов

Лилия Хәйруллина «Хыялда» җырының клибын тәкъдим итте. Җырның көен Джемалкхан, сүзләрен Миләүшә Әфләтүнова язган.

Лилия Хәйруллина клипны төшерүдә катнашкан барлык кешләргә рәхмәт белдергән. «Бәлки бу клипта кемне дә булса танырсыз», — дигән.

«Матур җырлыйсың, кызый», «Шәп клип булган», «Ут җыр», — дип мактаганнар инстачылар Лилияне.

«Ә без бу клипта кемне танырга тиеш? Балагызның әтисе дә уйныймы әллә?» — дип сораган кызга: «Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм», — дигән Лилия һәрвакыттагыча серне ачмыйча.

Клипта танылган блогерлар да күренеп китә. Лилия Хәйруллина үзе дә блогын бик актив рәвештә алып бара, даими төрле кызык видеолар белән инстадусларының кәефен күтәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100