"Матур җыр, матур тавыш": Эльза Заяри тыңлаучыларга яңа җырын тәкъдим итте
"Матур җыр, матур тавыш": Эльза Заяри тыңлаучыларга яңа җырын тәкъдим итте
Җырчы, халыкара бәйгеләре лауреаты Эльза Заяри инстаграмында шатлыгы белән уртаклашкан: аның яңа җыры дөнья күргән.
"Бу искиткеч көндә күптән көтелгән бүләгем! Җырым дөнья күрде.
Артур Исламов көе, Ренат Харис сүзләре. "Кавышу җылысы".
Без бу вакыйгага бик шатланабыз, чөнки бу җыр тууын 8 ел буе көтте. Бу эштә катнашкан профессионалларга олы рәхмәт. Мин эштә һәр нәрсәне идеалга кадәр җиткерергә яратам, минем белән җиңел түгел", - дип язган Эльза.