Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Матур тавышым белән бәхетсез дә инде мин..." Диктор Николай Игнашов вафат

17 июльдә актер, “Татарстан” радиосында озак еллар буе диктор булып эшләгән Николай Игнашов вафат булган. Бу хәбәрне ишетү диктор белән эшләгән бар кеше өчен дә көтелмәгән булып чыкты. “Татар-информ” хәбәрчесе дикторның якыннары, бергә эшләгән хезмәттәшләре белән сөйләште.

news_top_970_100
"Матур тавышым белән бәхетсез дә инде мин..." Диктор Николай Игнашов вафат

“Коръәнне рус теленә тәрҗемә итеп, өзекләрен яздыра бара иде”

Николай Игнашовның вафат булу турындагы хәбәрен дикторның кызы Яна Протасова раслады.

– Кызганыч, бу – дөрес хәбәр. Әтием 17 июль көнне йөрәк авыруыннан кинәт вафат булды, 20 июльдә Киндери зиратында апам белән җирләдек. Әтигә 64 яшь иде. Әле бик яшь, яшәргә дә, яшәргә иде аңа. Олы кешеләр телефон, компьютерны яратып бетерми, кыен үзләштерә. Ә әти барлык компьютер программаларын өйрәнде, үз-үзенең тавышын редакцияли ала иде, тавыш яздыру студиясе өендә булды. Гел алга омтыла торган кеше.

Танылган дикторның тавышын хәзерге вакытта Казандагы җәмәгать транспортында, радиода, аудиоязмаларда ишетергә мөмкин: тукталышларны русча Николай Игнашов әйтә. 

- Кызыл автобусларда әтиемнең тавышын ишетеп йөриячәкмен, күз яшьләрем ага... Кызыма әйтмәдем, елар дип куркам. Әтием соңгы көненә кадәр эшләде. “Мин телевидениедә, радиода бик күп роликлар яздырдым, әле мине күп тапкырлар ишетәчәксең”, - дип әйткән иде ул бер атна элек. “Әти, нәрсә сөйлисең. Шалтыратышырбыз әле тагын”, - дип әйттем. “Яраар”, - дип кенә сузып куйды. Күрәмсең, үзе дә алдан сизенгәндер...

Әти – Татарстанның рус “тавышы” иде. Ул радиода “Доброе утро, Татарстан!” (хәерле иртә, Татарстан) дип сәламли иде. “Азан” радиосында Коръәнне рус теленә тәрҗемә итеп, өзекләрен яздыра бара иде. Тәрҗемә белән озак шөгыльләнде, бик күп төзәтте, рус кешеләре дә Коръәнне аңласын өчен тырышты. Миңа да өзекләрен тыңлатырга бирә иде, әлбәттә, исем китеп, тыңлый идем.

Яна Протасова фотосы

“Театр аша эзләп таптым һәм партнерым булуымны сорадым”

“Татарстан” радиосында Николай Игнашов белән бергә эшләгән диктор Фирдәвес Ганиева дикторны беренчеләрдән булып бергәләп эшләргә чакыруын сөйләде.

– Николайны радиога баш дикторыбыз Владимир Батков авырып эшли алмагач алып килдем. Аны мин театр аша эзләп таптым һәм партнерым булуымны сорадым. Диктор булып егерме биш ел хезмәт куйдым, соңгы ун елда Николай белән эшләдем. Мин аны югары дәрәҗәдәге профессиональ диктор дип атыйм. Ачык күңелле, юморлы кеше иде. Без эшләгән чор – Татарстанда зур үзгәрешләр булган вакытка – туксанынчы елларга туры килде. Хәтерлим, без суверенитетлык турында мәгълүмат та укыдык. Без, дикторлар, бар кешенең күз алдында идек.

Соңыннан, бөтен Россиядә "бер данәлек товар" - дикторлардан, дикторлар цехыннан арына башладылар. Без – санаулы кешеләр, урамнан теләсә кем түгел, без зур-зур комиссияләр аша сайлап алынган. Мин кергәндә бер урынга илле кеше туры килә иде. Ә Коляга бәхет елмайды – мин аны вакытында күреп алдым.

Эшкә керешкән вакытта микрофонга, студиягә ияләшергә кирәк, мин ясаган искәрмәләрне, биргән киңәшләрне ул бик яхшы кабул итте. Диктор буларак эшенә җитди карады. Әмма эштән арып-талып чыкканда безне үзенең көлдергечләре белән кәефебезне күтәрә иде. Мин аның хакта бары уңай сүзләр генә әйтә алам. Якыннарына, туганнарына түземлек телим.

“Коля, Аллаһы Тәгалә сиңа шундый матур тавыш биргән, син шуны беләсеңме?” – “Шуның белән бәхетсез дә инде мин...”

“Татарстан” радиосында диктор булып эшләгән Тәлгать Хаматшин мәрхүмне пөхтә кеше буларак искә алды.

– Минем өчен бу шок булды. Мин Николай турында фәкать якты фикердә генә. Беренчедән, ул хезмәтендә чын профессионал иде. Ун елдан артык бергә эшләгәнбездер. Күңеле яхшы иде аның, авызы һәрвакыт ерык булыр. Күңеле моңсурак чакта берәр мәзәк сөйләр, дөньяны яңгыратып, көлеп, сине дә елмаерга мәҗбүр итәр иде. Шуның белән үзенең күңелен дә күтәргәндер дип уйлыйм. Чөнки, үзегез беләсез, дөньялар шактый катлаулы чорга туры килде без бергә эшләгән чакларда.

Алар бер кыз, бер малай үстерделәр. Балалары өчен янып-көеп яшәде. Үзе Красноярск якларыннан иде бугай. Исән чагында һәр атна саен диярлек әнкәсенә бандероль яисә посылка ише әйберләр җибәрергә ашыга иде почтага. Мин аның бу сыйфатын, үзем дә туган яктан, туганнардан читтә яшәгән кеше буларак, бик нык хөрмәт итә идем.

Мин аның тавышының тембрына һәрчак соклана идем “Коля, Аллаһы Тәгалә сиңа шундый матур тавыш биргән, син шуны беләсеңме?” - дидем. “Мин шуның белән бәхетсез дә инде, Тәлгать”, - дип җаваплады ул. Мин сүзсез калдым. Һәм бу фикер белән мин аның нәрсә әйтергә теләгәнен әлегәчә аңлый алганым юк.

Эштә ул гайбәт сөйләмәде. Бу матур сыйфат та һәркемгә бирелми. Ә профессионал буларак, ул эфирга текстны алып, пауза, логик басым, сүз басымнарын язып, бик каты әзерләнеп чыга иде. Текстын күрсәң – “кар яисә яңгыр яуган” дип уйларга була, үзенә бик күп билгеләр ясый иде һәм мәгълүматны җайлап кына халыкка җиткерә иде.

Һич онытмыйм: 1996 елда миңа атказанган артист дигән исем бирделәр. Коля, шул уңайдан, яңалыкларда уку өчен бик матур текст язган. Эфирдан тыңлагач, күзләремә яшьләр тулды. 

2005 елда “Татарстан” радиосында штат кыскарды, ул да кыскартуга эләкте. Аннан соң аның тавышы күбесенчә рекламаларда яңгырады. Ул һәр эштә бик төгәл, пөхтә иде. Урыны җәннәттә булсын иде мәрхүмнең.

“Аллаһ барысын да белә, күрә” дип йөри иде”

“Татарстан” радиосы дикторы Фәйрүзә Мәсгутъ коллегасын оста куллы, ярдәмчел кеше дип сөйләде.

– Николай белән бергә парлап радиода алып бара идек: ул русча, мин татарча сөйләдем. Искитмәле талантлы, юморлы, фантазер кеше булды. Миңа багышлап оригиналь шигырьләр язып китерде, аның уникаль бүләкләре саклана. Миңа рухи яктан да якын кеше булды. Үлгән дип кабул да итә алмыйм... Ул тере, яши торган кеше иде.

Аның белән каядыр барып, язылып йөрмәдек, үзендә генә яздыру студиясе бар иде, икәү языла идек тә, “Казан метросы”на җибәрә идек.

Бервакыт Америкадан кайткач: “Минем бик авыр вакытлар булды, хәтта ашарыма да юк иде, макарон гына ашап яттым”, - диде. Эх, Коля, нигә миңа килмәдең соң? – дип сорадым. “Миңа уңайсыз иде”, - ди.

Соңгы вакытларда “Азан” радиосында Коръәнне тәрҗемә итү буенча материаллар әзерләде, “Аллаһ барысын да белә, күрә” дип йөри иде. Дингә бик тә бирелде, ышанды. Ислам динен кабул итмәде микән дип уйланып куя идем. Аның телендә “Бог” түгел, гел “Аллаһы Тәгалә” иде.

Андый кешеләр бик сирәк, бергә эшләү җиңел иде. Беркайчан да кыен хәлдә калдырмас, ярдәм итә иде. Оста куллы да иде ул: бөтен нәрсәгә кулы бара иде, кечкенә генә бүлмәдә җаен табып, киштәләрен, душ бүлмәсен, бәдрәфен үзе ясап куйган иде.

Яшьрәк вакытта бергә урманга гөмбәгә бара идек. Каһвәне бик яратып пешерә иде. Берничә ел әнисен карады... Кабатланмас шәхес булды. Аның турыда сәгатьләр буена сөйләргә була.

Николай Игнашовның “Тыңлагыз, Казан сөйли!” китабындагы әңгәмәсеннән:

– Нәкъ менә Казанда мин телевидение һәм радиода чыннан торып эшли башладым. Ул вакытта мин Качалов исемендәге театрга килгән яшь актер гына идем. Калган кешеләр кебек үк, мине дә әдәби-драматик тапшыруларга һәм композицияләргә катнашырга җәлеп иттеләр. Мин шигырьләр дә, проза да укыдым. Телевидениедә чыгыш ясаучы кешеләргә текстны соң гына бирәләр иде, репетиция ясарга вакыт та калмый иде хәтта...

Радиода исә бөтенләй башка мохит булды. Студия арасындагы коридорларны хәтерлим: анда кычкырып сөйләшергә тыела иде. Эфирга чыгар алдыннан дикторлар төркеменең җитди әзерләнгәне, кырыс дисциплина булганы исемдә. Эфирны чыгаручы кеше чыгышны эфир вакытында булган тапшыруны төп-төгәл кисеп ала иде, хәбәрләр ун минут булырга тиеш булса – нәкъ ун минут була иде, күбрәк тә, азрак та ярамый. Студиядә чит кешене күрсә, Аллам сакласын!

Хәзер генә мин ул кешенең зирәклеген бәяли алам. Кеше белән сөйләшер өчен әзер булырга кирәк бит. Халыкка бүген нәрсә турында сөйләячәгеңне алдан уйлап кую мөһим, чөнки син Бар халыкка сөйлисең. Һәм ничек ул килеп чыгадыр – белмим! Мин радио профессионалы түгел! Минем театр буенча белемем, тәҗрибәм, яхшы сөйләм мәктәбем бар. Дәүләт радиосына хезмәткәрләр әзерләүче бер үзәктә дә булганым булмады.

Мин радио эшчәнлегенә объектив, профессиональ бәя бирә алмыйм. Бары тик, массакүләм чараларында гына эшләп, тәҗрибә алдым. Мөхәррирләр, режиссерлар, тавыш операторлары, техниклар – барысы да миңа ярдәм итә һәм мине шәхес буларак формалаштырды. Гаҗәеп күңелле кешеләр. Мин аларга баш иям. Безнең хезмәтне кесәгә дә салып булмый, аның белән дачага кадәр дә барып җитеп булмый, өстәлгә дә куеп булмый. Ул бары эфирга гына чыга бара. Бары тик хәтер генә кала. Хәтер – безнең эшчәнлекнең иң зур кыйммәте. 

Безнең турыда истәлекләр бары тик яхшы гына булсын. Бу хыялның чынга ашуын бик тә телим.

  • Николай Игнашов 1955 елда Красноярск шәһәрендә туа. Мәдәният институтында рус драмасы актеры белгечлегенә укый. Соңыннан, Казанга килеп, Качалов исемендәге театр актеры була. Аннары “Татарстан” радиосында диктор булып эшли. Соңгы елларда “Азан” радиосы белән хезмәттәшлек итә.

Николай Игнашов Вил Мостафинның шигырьләрен укый
   
Николай Игнашов "Азан" радиосында Редьярд Киплингның "Заповедь" әсәрен укый
   
Николай Игнашов "Азан радиосында" Эдуард Асадовның "Дорожите счастьем, дорогие" шигырен укый
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100