Матур матурга карый (Кәрим Кара)
Моннан күп еллар элек авыл малае Рәмилне армия сафларына алдылар. Мәктәпне тәмамлап, бер ел колхозда эшләп өлгергән иде ул.
Бәхете басты, Рәмилне Мәскәү гарнизонына җибәрделәр. Күпләргә мәгълүмдер, Мәскәү тирәсенә, бигрәк тә Кремль сакларга солдатларны бик җентекләп сайлап алалар. Әлбәттә, сыйнфый чыгышы чиста булсын, аннан соң килеш-килбәте, бите-йөзе дә бик мөһим санала. Рәмилнең ни гомер гомергә җиргә береккән ата-аналарының чыгышы ярашлы иде, төсе-кыяфәте дә егетнең шәп иде. Дулкынланып торган сары чәчләр, зәңгәр күзләр, мәһабәт гәүдә. Унсигез яше генә тулуына карамастан буе метр да туксан.
Хуш, хезмәт итә башлады башкалада егет. Күп яктан отты ул тиңдәшләрен. Беренчедән, монда «дедовщина» дигән нәрсә булмады, икенчедән, тамакка да туйганчы ашаталар иде. Ну командирлар тәртипне нык сакладылар. Көн саен айт-два йөрттеләр, иртән торып салкын су белән коенырга мәҗбүр иттеләр. Эшләп үскән авыл егетенә хезмәткә өйрәнеп китү әллә ни кыенлыклар тудырмады.
Хезмәтнең бер ягы күңеленә сагыш салды егетнең. Менә аның иптәшләре ниндидер кызлардан хатлар алалар, шул хушбуй исе килеп торган хат битләрен түш кесәләрендә генә саклап йөртәләр, әсәрләнеп кат-кат укыйлар. Дөрес, өйдән еш язып торалар иде Рәмилгә бар авыл яңалыкларын, аралашкан иптәшләре дә сирәкләп язгаладылар. Әмма кызлардан хат алулары бөтенләй икенче нәрсәдер инде ул. Менә ни гомерләр яшәп, Рәмилнең әлегә кадәр бер кыз белән дә сөйләшкәне юк иде. Гыйшык тотулар булды инде анысы. Ике класс түбән укыган Мөнирә озак кына күңелен җилкендерде аның. Тәнәфес вакытларында гел кызның классы турында урала торган иде. Бервакыт батырланып китеп записка да язды ул кызга. Менә болай дип: «Мөнирә, әйдә очрашабыз. Сине көн- төн уйлаган бер кеше.» Кинодан соң, урамнар бушап калгач, качып-посып кына кызларның өйләре янына килеп, капка тактасы арасына шул язуны кыстырып киткән иде. Кайткач төне буе йокламый боргаланды. Әллә нинди хыялый уйлар килде башына. Менә Мөнирә нечкә бармакларына ала әлеге язуны, укый, дулкынлана…
Әллә укыгандыр, әллә җил очырып алып киткәндер әле ул кәгазь кисәген, я әтисе тәмәке урап тарткандыр. Укыган булса да инде, кемнән ул хат? Кем турыда уйларга тиеш кыз? Исәр дә булган инде ул чакларда… Башкача аның йөрәгенә ут яккан кыз булмады. Әллә үзе дә артык оялчан булды шунда. Мәгәр армиягә кадәр берсе белән дә капка төбе сакламады, гүзәл затларның кулына да кагылып карамады. Заманасы шундый иде, тәртипле, инсафлы булдылар егет-кызлар.
Менә армиядә эче поша иде аның ялгызлыктан. Кызлар белән хат алышкан иптәшләреннән нык көнләште. Иптәше, Мөслим районы егете Сафа, гаярь егет, өч-дүрт кыз белән хатлар алышты.
— Әле ныклы карарга килмәдем. Кайтыр чакта арадан берсен сайлармын әле, — дип аңлатты ул Рәмилгә бу шөгылен. Шуннан дустына тәкъдим итте:
— Безнең авылда бик ипле холыклы бер кыз бар. Гәүһәр исемле, теләсәң адресын бирәм. Бәлки, күңелеңә ошап китәр, — дип тәкъдим итте. Теләмиме соң инде! Бу мөмкинлеккә ике куллап ябышты Рәмил. Икәүләшеп сүзләрен эзләп, хат язып салдылар дуслар ерак Татарстанга. Әмма җавап килгәнен Сафа белмәде, аны икенче урынга күчерделәр.
Ах, ул кызлар хаты алулары! Бер янып, бер туңып үзенең исеменә килгән хатны калтыранган куллары белән ачты Рәмил. Энҗе-мәрҗән кебек тезелеп киткән хәрефләрнең ни аңлатканын төшенергә тырышты. Беренче кат укыганда бик аңламады әле. Соңыннан кат-кат укый торгач шул кадәресенә төшенде: кыз унынчы класста укып йөри икән, гел» бишле» билгеләренә өлгәшә. Яраткан фәне физика, аларның классында ун малай, тугыз кыз имеш. Һәр атна азагында мәктәпнең актлар залында укучылар өчен кичәләр оештырыла, дигән. Биергә бик яратам, дип өстәгән. Ә менә әлегә кичләрен клубка чыкмый икән. Әтисе каршы төшә, холкы кырыс әти кешенең…
Гади генә сүзләр җыр булып яңгырадылар Рәмил өчен. Әнә шулай ике арада хат алышулар башланды. Присяга кабул иткәч, Рәмил байрак янында төшкән фотосын истәлек өчен кызга җибәрде, аның да фотосын салуын үтенде. Бер хат килде, ике хат килде, тик нигәдер кыз рәсеме күренмәде. Алдагы хатында кат-кат язды бу хакта Рәмил. Җавап көттереп кенә килде. Ачып караса андагы фотодан егеткә фәрештәгә тиң бер кыз елмаеп карап тора. Башлары әйләнеп китте егетнең. Шундый чибәр кыз аны кешегә санап хатлар язып ятамы? Ышанырлык түгел хәтта. Моннан соң арадагы хатлар тагын да кайнарландылар. Рәмилнең бар уйлаганы Гәүһәр турында иде. Исән-сау хезмәт итеп кайтса, бер көн кичектерми бу кызны кәләш итеп алачак ул. Аннан да бәхетлерәк кеше булмас бу дөньяда!..
Чибәрлеге бер нәрсә, Гәүһәрнең хатларының эчтәлеге күңелен яуладылар егетнең. Кызның акылы, күп белүе, фикер йөртүләре аны шаккатырды, хисләре-тойгылары бай иде кызның. Күп нәрсәгә өйрәнде Гәүһәрдән Рәмил, күп нәрсәләргә карашы үзгәрде кызның тәэсиреннән. Гәүһәр хат язарга иренми иде. Бишәр-алтышар табак язып сала иде хат саен. Хатларны укыганда Рәмил әйтерсең сөйгәне белән кара-каршы утырып сөйләште, ниләр хакындадыр бәхәсләште, кыз белән бергә боекты, бергәләп көлде. Уйлары-хисләре тәңгәл килеп, кыз белән үзен Рәмил бербөтен итеп тоя иде.
Менә көтелгән дембель якынлашты, приказ басылды, егетләр ашкынып кайтыр көннәрне исәпли башладылар. Ни гаҗәп, очрашыр вакытлар якынайгач, Гәүһәрдән хатлар килми башлады. Бу вакытта инде кыз Чаллы шәһәрендә укытучылыкка укып йөри иде инде. Пошаманга калды егет. Очрашасы килмиме икән ни Гәүһәрнең? Әллә юри генә язып яткандыр хатларны, вакыт үткәрер өчен. Әллә икенче берәү йөрәген яуладымы икән?
Төн йокылары югалды Рәмилнең, хат артыннан хат яудырды ул кызга. Ниһаять, көтелгән көн килеп җитте. Рәмил парадный формасын киеп, чемоданына күчтәнәчләр, фотоальбомын салып, гарнизон капкасын ачып чыкты. Сакчылар аны честь биреп озатып калдылар. Өй турында, якыннары турында уйламый иде егет, башта Чаллыга барып, сөйгәне белән очрашырга ниятләп куйган иде ул.
Бернинди тоткарлыксыз шәһәргә барып җитте Рәмил. Тамагына ашап алгач, чемоданын саклау камерасында калдырды да Гәүһәр яшәгән ятакханәне эзләп китте. Түш кесәсендә кызга хаслап алынган бүләк -ефәк косынка йөрәген җылытып тора иде.
Ятакханәгә теләсә кемне үткәрмиләр икән. Олы гына вахтер солдатның юлына аркылы басты. Алай да бер талчыбык кебек кызга бүлмәсеннән Гәүһәрне чакырырга кушты.
Көтүләре авыр бит ул. Минуты сәгатькә тиң тоелды. Һәм менә яныннан үтеп барган бер төссез генә кыз аңа таба борылды да комачтай кызарып:
— Исәнме, Рәмил, — диде. Бу кыз мине кайдан белә икән дип аптырап калды егет. Гәүһәрнең ахирәтедер дип уйлады.
— Ә Гәүһәр кайда? — дип сорарга ашыкты Рәмил борчулы тавыш белән.
Кыз башын аска иеп торды да телгә килде:
— Мин Гәүһәр булам…
Баскан урынында егылып китә язды Рәмил. Ашкынып күрергә кайткан кызы шул буламы ни инде? Шул затка кайнар хатлар язып яттымыни ул?
— Әйдә, каршыдагы паркка чыгып сөйләшәбез, — диде дә кыз алдан атлады. Рәмилгә аңа иярүдән башка чара калмады. Агач күләгәләрендә торган урындыкка килеп утыргач барысы да ачыкланды. Гәүһәр теге вакытта үз фотосы урынына курстагы иң чибәр кызның фотосын җибәргән икән. Үзенекен салса, Рәмил башка хатлар язмас дип курыккан. Соңыннан оныткан бу турыда бөтенләй. Әйе, ул гаепле Рәмил каршында, кичерүен сорый…
— Менә аңлаштык та, -дип кыз урыныннан торды. Күз яшьләре аша елмаеп егеткә карады. — Шуның белән безнең аралашуыбыз тәмамлангандыр инде. Сау бул, Рәмил, мин рәхмәтле сиңа. Булдыра алсаң, гафу ит…
Кыз башын горур күтәреп китеп барды, Рәмил утырып калды урынында. Бүләк бирергә дә башына килмәде. Мәхәббәт дигәннәре шулай бер мизгелдә челпәрәмә килер дип күзалламаган иде ул…
Рәмил үз авылына кайтты, тагын элекке эшенә урнашты. Ни гаҗәп, кайда барса да, нинди эшкә алынса да Гәүһәрнең хатларында язылган сүзләре келт итеп исенә төшеп җәфаладылар аны. Ирексездән, берәр вакыйга булганда, бу очракта Гәүһәр нәрсә әйтер иде икән дип уйлаганын сизми дә кала иде.Тәмам ярты кеше итеп хис итте ул үзен армиядән кайтканнан соң. Беркөн түзәр әмәле калмады:
— Мин өйләнәм! -дип хәбәр салды. — Сез әзерләнә торыгыз монда. Мин сезгә кәләш алып кайтырга киттем, — диде дә юлга чыкты…
Дөнья булгач төрле хәлләр булды аларның гаилә тормышында. Рәмил бер ара, бригадир булып алгач, аракыга хиресләнеп китте, күрше авылдагы бер чуваш хатыны белән чуалып алды, авыр чирдән урыныннан торалмый бер ел ятты. Янында һәрвакыт тугрылыклы Гәүһәре булды. Көч бирде, туры юлга салды, ялгышларыннан арындырды, аякка бастырды.
Рәмил иртәрәк китте фанилыктан. Хатынына соңгы сүзләре мондый булды.:
— Мин риза-бәхил синнән, асылташым. Син чынлап та гәүһәр булдың минем өчен. Бәхетле яшәдем синең белән. Барыр җирем ерак, үз фатихаңны бир. Анда да сине көтәрмен мин…