Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин тагын имиджын үзгәрткән. Бу җәйдә артист үзенең көдрәләрен кистереп, кыска прическа белән йөрергә уйлаган.
Барыннан да бигрәк Ришатның чәчен кыскартуына хатыны Алия сөенгән. "Ура",- дип язган ул комментарийларда.
"Ниһаять, кеше кыяфәте керде", "Менә бит, яшәреп киттегез", "Матур малай булды", "Үзебезнең Ришат кайтты", - дип сөенгәннәр башкалар да Ришат өчен.
"Көдрәләр белән бруталь идең", "Элекке чәчең белән бик стильле күренә идең", - дип комментарий язучылар да булган.
Ә сезгә кайсы образы күбрәк ошады?