news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Матур кызлар Lada Granta өчен токмач кисте»: «Татар кызы» бәйгесе турында уйланулар

news_top
«Матур кызлар Lada Granta өчен токмач кисте»: «Татар кызы» бәйгесе турында уйланулар

Кыскасы…

Хәзерге вакытта Казанда «Татар кызы – 2025» бәйгенең ярымфиналы бара. 29 кыз финалга чыгу турында хыяллана, тик анда 12 кыз гына чыгачак. Хәзер кызлар, төрле биремнәр үтәп, үзләренең иң лаеклы татар кызы булуын күрсәтә. Кызлар өчен оештырылган остаханәләрнең берсендә мин дә булдым. Болай кызык. Ләкин икенче мәртәбә булган кешегә анда бик кызык та түгел. Үзем күргәннәрне генә сөйлим.

Теге елны да булдым бу чарада. Әле ничектер җанлырак кебек тоелган иде. Быел килдем дә, этапларның зур үзгәреш кичермәгәнен аңладым.

Сәгать 10да кызлар «Туган авылым» комплексында ашап алды. Инде килүгә үк, «монда че-то не то», дип уйлап куйдым. Кызлар ниндидер арыган кыяфәттә иде. Күзләре янмый. Аннан соң аларны токмач кисәргә алып керделәр.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия апа Идрисова кызларның остазы булды. Ул үзе дә камыр басарга кереште, шул ук вакытта кызларга ничек итеп камыр басарга, ничек кисәргә икәнен аңлатты.

Иң кызыгы шунда: монда былтыр да токмач, быел да токмач, калган елларны да токмач. Сорау туа: «Татар кызының асылы токмач белән генә ачыла микән?»

«Кадрия апа, токмач пешерә белмәгән кыз «татар кызы» исемен йөртергә лаекмы?» – дип сорадым.

«Йөртә инде ул, йөртә… Ләкин бит монда гаепле без – әбекәйләр, әниләр гаепле», – дип җавап кайтарды Кадрия Рәесовна.

Сүз дә юк, минем хатыным токмачлы аш пешерә белсә, әйбәт булыр иде. Тик безнең бит башка ризыклар да бар. Өчпочмак, бәлеш, бавырсак, мәсәлән.

Кадрия апа кызларга гаилә кыйммәтләрен сеңдерә

Мин Кадрия ападан феминизм турында да сорадым.

«Иң беренче чиратта, хатын-кыз ул җитәкче дә түгел, кем дә түгел – ул әни. Безне Аллаһ Тәгалә бәби алып кайту өчен яраткан, нәсел калдыручы итеп яраткан. Иң беренче – ул парлы булырга тиеш. Парны сайлый белергә тиеш. Ир белән яши икән – иргә дә хөрмәт, үзенә дә хөрмәт ала белергә тиеш. Һәм балага тиешле тәрбия бирү барыбер хатын кыз кулында. Менә мин шул яклы. Аллаһ Тәгалә безне нәсел калдыручы итеп яраткан икән – безнең һөнәребез бала тәрбиячесе. Ни өчен менә хәзер егетләр чәч буята башлады? Тырнак чистарттырып, тырнак буйый, үстерә башладылар – ни генә юк. Хатын-кызлар чалбар кия, чәч алдыра. Менә безнең буталыш китте. Хатын кыз – хатын кыз ролендә булырга тиеш. Егет кеше – егет кеше», – диде ул.

Ләкин...

Кызлар бит монда Lada Granta машинасын алырга дип килгән… Бу, киресенчә, карьеризмны гына арттырмыймы?

Кадрия апа әйтүенчә, әгәр дә кызларны кызыктыру өчен бирәләр икән – бернинди каршылык юк: «Бик күп кызлар тартыла икән, начармы бу? Көрәшчеләргә бирелә бит, ә нигә кызларга бирелмәскә тиеш», – диде ул миңа.

Ярый, аш-су бүлмәсеннән чыксак та була. Кызлар токмач кисеп бетерде дә, төшке ашка утырдылар. Икенче остаханә – чулпы ясау. Монда да былтыргы кебек үк чулпы ясау булачагын белгәч, мин кереп тормаска булдым.

«Кызлар татар әниләре ролендә булачак»

Мин халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин белән әңгәмә корып алдым.

«Яңалыклар бармы», – дип сорадым.

«Быел без ярымфиналның программасын катлаулы рәвештә әзерләдек. Кызларның монда буш вакытлары да юк. Лаеклы хатын-кызлар белән очрашу була, Әмирхан Еникиның «Матурлык» әсәре буенча яңа интеллектуаль этап узачак. Төп концепция быел финалда. Кызлар татар әниләре ролендә булачак», – диде ул.

Гореф-гадәтләргә таянып, заманча формат та кертәләр икән: «Модельерлар белән сөйләшүләр бара. Финалда заманча костюмнарны күрсәтергә, дигән тәкъдим бар», – диде ул.

Ярышлары да әйбәт, токмач басуның да зыяны юк, чулпы ясау да начар түгел

Ләкин бер генә сорау туа: бу – татар хатыны концепциясенә каршы килмиме? Татарча дигәндә – машина өчен ясанып-нитеп, үзеңне халык алдына чыгарып, ниндидер чит кешеләрдән бәя куйдырып йөрү – бу татар кызына хас гамәлме? Әлеге сорау миндә аннан киткәч кенә туды. Укучы фикерен дә беләсебез килә.

Оештыручыларга афәрин

Ни генә булуга карамастан, безнең шундый бәйгеләр булуы – барыбер күңелне җылыта. Оештыручылар да шундый ук кеше, әлбәттә. Алар моның өчен миллион алмый. Тырышып-тырышып бәйгене һәр ел уздыралар. Үзгәрешләр дә бар. Иң мөһиме – кызларга гаилә кыйммәтләрен сеңдерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар