news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Матур фото ясарга маташкан хатын вулканга егылып төшкәнен ире күреп торган

news_top

Индонезиядә турист хатын вулканга егылып төшкән. Моны ире күреп торган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

20 апрельдә Ява утравына Кытайдан килгән турист фотосессия ясамакчы була. Шул чакта ул вулкан кратерына егылып төшә.

Ир белән хатын Иджен вулканы кратерына туристлар төркеме белән килгән. Тау битенә менгәч, туристлар шәфәкъ нурларында матур фото ясамакчы була. Турист хатын кратер кырыена ук баса. Бер мизгелдә аның аягы таеп китә. Һәм хатын ире каршында һәлак була.

Төбәк хакимияте 31 яшьлек чит ил кешесе һәлак булуын раслый. Аның мәетен туган иленә озату мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар