Матур булып күренсен өчен парктагы карны ак төскә буяганнар
Матур булып күренсен өчен парктагы карны ак төскә буяганнар
Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәрендә коммуналь предприятие җитәкчесе шәһәр паркындагы кар тавын ак төскә буярга фәрман биргән.
nk.tv порталында шәһәр кешеләре төшергән видео чыкты. Анда Мыски шәһәренең үзәк мәйданында торган кар тавының ак буяуга буялуы дәлилләнә. Мәгълүмат чарасы фикеренчә, күмер табыла торган шәһәрдә ак кар таба алмаганнар, шул сәбәпле, матур булсын өчен кар тавын буяганнар.
Шәһәр мэры коммуналь хезмәткәрләргә кисәтү ясаган һәм кар тавын буяудан чистартырга кушкан. "Шәһәр халкыннан гафу үтенәм", - дигән Дмитрий Иванов РИА Новостига.