Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Матур бала": Нәни Лиза әнисе Алла Пугачева ясаган рәсемне күрсәтте

Алла Пугачева чәчәк рәсеме ясап биргән.

news_top_970_100
"Матур бала": Нәни Лиза әнисе Алла Пугачева ясаган рәсемне күрсәтте

Максим Галкинга кызы һәм хатыны «бәхет хаты» язган. Ул инстаграмдагы сәхифәсендә шул турыда видео күрсәтте.

Нәни Лиза әтисенә хат алып килә. Анда «Әтигә Лизадан һәм әнидән» дип язылган. Максим Галкин кызыл сургучлы хатны ачып, эчтән чәчәк рәсеме күреп ала. Лиза чәчәкне әнисе Алла Пугачева ясавын, үзе исә яфракларын гына буявын сөйли.

Кәгазь уртасында Алла Пугачева ясаган рәсемдә кыр чәчәге сурәтләнгән булса кирәк. Инстачылар Пугачеваның бар яктан да талантлы булуын әйтеп яза.

Шуннан бала зур күзләрен тутырып карый да, үзенә дә бүләк сорый. Максим Галкин исә югалып кала. Бихисап комментарийларда Лизаның матур бала булуына сокланалар. "Красотка, милашка", диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100