Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Математикадан дәрес әзерләмәгән өчен, бер хатын инвалид малаен сугып үтергән

Баланың йөрәге туктаган.

news_top_970_100
 Математикадан дәрес әзерләмәгән өчен, бер хатын инвалид малаен сугып үтергән
https://pixabay.com/

ДЦП белән авырый торган балага, математикадан өстәмә мисаллар эшләмәгән өчен, әнисе сугып җибәргән. Ачуы чыккан ананың күкрәккә сугуы баланың йөрәге туктауга сәбәп булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Сайт хәбәрчесе ачыклаганча, бу хәл Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округында 26 февральдә кичке якта була. 39 яшьлек Нина (исеме үзгәртелә) тугыз яшьлек улы Роман (исеме үзгәртелә) математиканы яхшырак укып, дүрт урынына югарырак билге алу мөмкинлеге бар дип саный. Шуңа күрә ул малайны өстәмә шөгыльләндерергә тели. Ләкин Роман өстәмә укыйсы килмичә, елап җибәрә. Нина улына сүгенә башлый, Роман исә башка бүлмәгә чыгып кача. Әни кеше аны артыннан куа китә.

Хатын баланы көчләп укытмакчы була. Ләкин малай катгый каршы килә. Нинаның ачуы тагын ныграк котыра. Ул үзен тотып кала алмый һәм баланың күкрәгенә сугып җибәрә. Малай тезләренә чүгә, сулыш ала алмый, хырылдый башлый.

Әни кеше бик курка, тизрәк ашыгыч ярдәм чакыра. Аңа табиблар килгәнче нишли торырга икәнен телефоннан аңлаталар. Нина баласын идәнгә сала, йөрәгенә массаж ясый. Ләкин берничә минуттан бала зәңгәрләнеп килә һәм табиблар килгәнче үлә.

Нина табибларга баласын үтерүе турында сөйләп бирә. Ул үзе турында начар сүзләр әйтә, үзен «бу дөнья яшәргә тиешле булмаган хәшәрәт» дип атый. Хатын үз-үзенә кул салырга җыенуын да сөйли. Шуннан соң аны психиатрия хастаханәсенә илтәләр.

Нина баласын ялгызы гына тәрбияләгән, ул үзе начар ишетә, махсус аппарат файдалана. Нина баласы һәм үзенең анасы белән яши. Роман инвалид булса да, мәктәпкә йөри, дүртлегә укый.

Табибларның якынча диагнозы буенча, малай йөрәге туктаудан үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100