news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Математика укытучысы дәрес вакытында кыз балага һөҗүм иткән: «Бала түгел бу!»

news_top
Математика укытучысы дәрес вакытында кыз балага һөҗүм иткән: «Бала түгел бу!»
Фото: © "Татар-информ"

Краснодар шәһәрендәге гимназияләрнең берсендә җәнҗал турында хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Әлеге вакыйга кадрларын РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Математика укытучысы 6нчы сыйныфта дәрес алып бара. Бу мәктәптә дәрес вакытында гаджетлар куллану тыелган. Укытучы бер кыздан телефонын тапшырырга сорый. Берничә тапкыр әйтеп тә, бала телефонын бирмәгәч, укытучы ир-ат ярсый. Ул балага ташлана, диелә хәбәрдә.

Укытучы кыз баланы кимсетә торган сүзләр әйтә. Әлеге кадрлар «Типичный Краснодар» телеграм-каналында чыккан.

«Мин хәзер сине...» – ди укытучы.

Укучылар укытучыны кисәтә, балага һөҗүм итүен искәртәләр, ләкин укытучы кыз балага начар сүзләр әйтеп җавап бирә.

«Бу бала түгел, бу – ахмак», – ди ул.

Хәзер мәктәптә тикшерү бара. Балаларның ата-аналарын мәктәпкә сөйләшергә чакырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар