Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Математика укытучысының малае мәктәпкә ут төртеп яндырган

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган үсмерне хөкем итәчәкләр.

news_top_970_100
Математика укытучысының малае мәктәпкә ут төртеп яндырган

Быел ел башында Новосибирск өлкәсендәге Купин районының Покровка авылында мәктәптә янгын була. Шулай итеп 11 укытучы эшсез, авыл мәктәпсез кала. Мәктәпкә ут төртүчене тапканнар. Ул — 17 яшьлек Егор (исеме үзгәртелә), математика укытучысының малае. Укытучы Ирина Леонидовна улының гадәти булмавын үзе дә яшерми икән. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Егор бу хатынның үз малае түгел, ул тәрбиягә алынган. Егор укытучы гаиләсенә алты ел элек килә.

«Ул вакытта балага 11 яшь иде. Безнең гаиләдә тәрбиягә алынган бала бар иде инде, опека да безне яхшы белә. Шуңа күрә Егорны да алырга тәкъдим иттеләр. Ул дәшмәс кенә бер бала, сүзне тартып та алып булмый, тик безнең гаиләгә бару турында сорагач „телим“ диде», — дип сөйли Ирина Леонидовна.

Шулай итеп Егор Покровка авылында яши башлый. Ул укуны җиңел генә укый, кайчакта өчлесе дә булгалый. Аннары күчеш чоры җиткәч, начар малайлар белән йөри башлый. Шуннан китә инде эшләр. 

«Ул малайлар белән йөрмәскә үтендек, тик ул үҗәт бит. Начар эшләргә эләкте, чит кеше йортын бастылар, полициягә хисапка куйдылар. Ләкин без Егордан баш тартырга уйламадык та. Балалар төрле була бит, без дә җаен эзләдек», — ди ана кеше.

Әти-әниләре яхшы эшләр турында уйлап йөргәндә, Егор яңа план корып яшәгән. 2020 елның 8 гыйнварында мәктәптә янгын була. Егор бу турыда сөйләшергә теләми. «Ник яктың?» дигәч, «Анда укыйсы килмәде», — ди.

Егор сыйныфында өч бала укый. Малай сыйныфташлары белән конфликтта булмый. «Аңа аралашу җитмәгәндер. Күршедәге Стеклянский мәктәбендә класслар да зуррак, дуслар да күбрәк», — дип Ирина Леонидовна.

Егор мәктәп янына дусты белән килә, тик шырпыны дусты яндырмый. Ә Егор үзе укытучылар бүлмәсе тәрәзәсеннән эчкә керә, видеокүзәтүне сүндерә һәм география кабинетына бара. Анда батареядан очкын чыга, Егор янгын шуннан чыккан дип уйларлар дип өметләнә, мөгаен. Ул география бүлмәсендә картага ут төртә һәм мәктәптән чыга. Тик Егорны авылдашлары күреп кала. Ә география бүлмәсеннән башланган янгын бөтен мәктәпкә тарала. 2,3 миллион сумлык зыян килә. Якын-тирәдәге мәктәпкә 15 километр барырга кирәк. .

Мәктәпкә ут төртү турындагы эшне судка тапшырганнар. 18 яше тулгач Егор килгән зыянны үзе түлиячәк. Хәзер аңа 16 яшь тулган инде, шуңа күрә олы кеше кебек хөкем ителәчәк. Аны биш елга ирегеннән мәхрүм итүләре, я мәҗбүри эшкә җибәрүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100