news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Математика, физика, химия укытучыларының акчасын арттыруны тизләтергә тәкъдим иттеләр

news_top

Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Федерациясенең Диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев математика, физика һәм химия укытучыларының хезмәт хакын тизрәк арттыру инициативасы белән чыккан. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Аның сүзләренчә, хезмәт хакын арттыру укытучыларга өстәмә эш эзләмәү мөмкинлеге бирәчәк һәм аларга инженерлык югары уку йортларына керүчеләрне сыйфатлы әзерләүгә тулысынча игътибар бирергә ярдәм итәчәк. Әлеге вузлар кораб төзелеше тармагы һәм Россия Хәрби-диңгез флоты өчен белгечләр әзерли.

Патрушев укытучының математика һәм табигый фәннәр буенча белем бирүне камилләштерүдә төп роль уйнавын ассызыклады: педагог укучыларны фәнне тирәнтен өйрәнүгә кызыксындырырга һәм формулалар белән аңлатылган фәнни күренешләрнең асылын аңларга өйрәтергә тиеш.

«Хәзер, кызганычка каршы, мәктәп укытучыларының күпчелеге укучыларны бары тик имтихан тестларын чишәргә генә өйрәтергә омтыла», – дип билгеләп үтте Патрушев.

«Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен һәм инженерлык юнәлешендәге югары уку йортларында беренче курс студентлары өчен үткәрелгән кереш контроль нәтиҗәләрен анализлау шуны күрсәтә: БДИ буенча югары баллар еш кына мәктәпне тәмамлаучыларның математика, физика һәм химиядән чын белем дәрәҗәсен чагылдырмый», – дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар