Матч вакытында ашап утырган җанатарлар Интернет йолдызларына әйләнде
Россия-Испания матчында стадионда ашап утыручыларның дизайнер Инна Каленская, аның ире, ИМА холдингы вице-президенты Дмитрий Гнатюк һәм туганнары - бар директоры Юрий Гнатюк икәне ачыкланды. Алар шунда ук Интернет йолдызларына әйләнде, аларга багышлап "фотожаба"лар ясый башладылар.