«Матч ТВ»ның татар алып баручысына туры эфирда тәкъдим ясаганнар
Тәкъдим ясаган егет - кызның хезмәттәше Сергей Рознов.
«Матч ТВ» телеканалының алып баручысы Элеонора Хәбибулинага туры эфирда тәкъдим ясаганнар.
Студиядә яңалыклар барган вакытта кызның йөргән егете аның янына менеп: «Синнән сорыйсым килә: минем фамилиямне алырга ризамы?» — дип сораган.
Татар кызы бик эмоциаль рәвештә:
«Без мондый яңалыклар әзерләмәдек. Алга таба миңа ничек эшләргә?» — дип шаяртып, үз ризалыгын белдергән.
– Мы таких новостей не готовили ???
— Матч ТВ (@MatchTV) September 10, 2020
На Матч ТВ не только рассказывают о спорте, но и делают предложения. Этот эфир Элеонора Хабибулина точно не забудет. Какие же милахи ❤️❤️❤️#ВсеНаМатч pic.twitter.com/0UgSuanMqa