Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы матч вакытында «Рубин» җанатарының бармагын сындырганнар

news_top_970_100
Казандагы матч вакытында «Рубин» җанатарының бармагын сындырганнар
видеодан скриншот

«Рубин» белән «Родина» клублары арасындагы матч вакытында стюардлар «Рубин» җанатары Тимур Хәйретдиновның бармагын сындырган.

Вакыйга икенче тайм вакытында була. Уен барышында фанатлар секторындагы трибунада җәнҗал чыга. Шул чакта стюардлар җанатарның бармагын сындыра. Аны полиция хезмәткәрләре 7 нче хастаханәгә илтә, бармакка гипс куялар. Аннары Тимурны тәртип бозган өчен тоткарлыйлар.

Хәйретдинов үз секторына утырмаган, аннары чыкмачы булган. Ләкин аны стюардлар тоткарлаган. Соңрак бу җанатарга ярты ел дәвамында матчларга йөрүне тыйганнар.

Хәзер клуб аны тренировкага чакырган. Бу турыда клубның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Тимур «Рубин» матчларына 20 ел йөри икән. Шундый җанатарга истәлеккә футболканы клубның баш тренеры Леонид Слуцкий бүләк иткән.

  • Узган якшәмбе көнне Казанда «Рубин» командасының Мәскәүдән килгән «Родина» командасына каршы матчы (2:0) Беренче лиганың беренче туры нәтиҗәләре буенча кеше иң күп җыелган матч булды. Бу турыда «Татар-информ» язды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100