Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матбугат чаралары: Чаллыда көллият директорын һәм аның кызын тоткарлаганнар

Ришвәт алуда, Covid-19 прививкасы турында сертификат бирүдә шикләнелүче хатын-кызларны вакытлыча тота торган изоляторга алып килгәннәр.

news_top_970_100
Матбугат чаралары: Чаллыда көллият директорын һәм аның кызын тоткарлаганнар
https://pixabay.com

«Челнинские известия» сайты үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Чаллыдагы көллият директорын һәм аның шул ук оешмада бүлек җитәкчесе булып эшләүче кызын тоткарлаганнар. 68 яшьлек директор һәм аның кызы зур күләмдә ришвәт алуда, вазифаи вәкаләтләрне арттырып файдалануда — укыган өчен сертификатларны законсыз бирүдә, Covid-19 прививкасы турында ялган сертификат бирүдә шикләнеп тоткарланган.

Ике хатын да вакытлыча тора торган изоляторга урнаштырылган. Алардан сорау алалар. Җинаять эшен Чаллы буенча тикшерү бүлеге тикшерә. Уку йортларында һәм хатын-кызларның яшәү урынында тентү булган, документларны — 18 миллион сум акча тапшыру турында расписканы, шулай ук 2 миллион чамасы акчаны алганнар, диелә бу хәбәрдә.

Бу хатын көллият директоры булып 1985 елдан эшли, аның Татарстанның атказанган табибы дигән мактаулы исеме бар.

«Татарстан 24» каналы хәбәр иткәнчә, директор булып эшләүче хатын уку йорты бинасында эшли торган кафедан ай саен ришвәт алган дип шикләнәләр. 

«Комсомольская правда» хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, директорның кызы ришвәт алуда арадашчы булган дип фаразлыйлар.

Соңрак «Татарстан 24» каналы хәбәр иткәнчә, Чаллы медицина көллиятенә директор вазифасын вакытлыча башкаручы кешене билгеләгәннәр. Әлеге карар көллият директоры тоткарлану аркасында кабул ителгән. Ул кызы белән бергә законсыз рәвештә COVID-19 авыруыннан прививка сертификатлары биргән, диелә бу хәбәрдә.

Медицина көллиятенә директор вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеләнү турында мәгълүматны ТАСС агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында раслаганнар.

«Чаллы медицина көллияте директоры вазифаларын башкаручы итеп Нурмөхәммәтова Наилә Фәрит кызы билгеләнде. Ул тәрбия эшләре буенча директор урынбасары иде», — дигәннәр министрлыкта.

Ведомствода ачыклык керткәнчә, оешма штатлы режимда эшли, кабул итү компаниясе планлы тәртиптә башкарыла.

ТАСС агентлыгына көллияттә хәбәр иткәнчә, алар директорны тоткарлау турында белми. Аларның белешмәсе буенча, директор отпуск ялында.

Медицина көллиятенә директор вазифаларын башкаручы билгеләнү турында мәгълүматны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ» хәбәрчесенә дә расладылар. 

Әлеге вакытта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе дә, Эчке эшләр министрлыгы да көллият директорын һәм аның кызын тоткарлау турында комментарий бирмәде.

Өстәмә: 6 июльдә Чаллы суды медицина көллияте директорына өй аресты билгеләде. Директор урынбасары да өй арестына озатылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100