news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Матбугат чаралары: Паспортта хата аркасында дистәләрчә Россия туристы ялсыз кала

news_top

Россия кешеләре чит ил паспортындагы хата аркасында ял итми кала. Бу турыда SHOT телеграм-каналына сылтама белән РИА Новости яза.

«SHOT ачыклаганча, сентябрь башында шактый кешегә бирелгән документта текст «җенес», «гражданлык», «бирү вакыты» графалары астына төгәл итеп бастырылмаган, ә графа өстенә язылган», – диелә.

Документында деффект булган туристларны Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд кебек илләргә кертмиләр, шуның аркасында дистәләрчә турист юлламасын югалта.

Турист чит илгә керсә дә, паспорт белән проблемалар кунакханәдә дә булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Бастыру хатасы табылган очракта, документы алмаштырырга кирәк, ди туроператорлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар