Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матбугат чаралары: Европада Путин белән Трамп сөйләшүен Россиянең җиңүе дип атыйлар

news_top_970_100

Европа түрәләре Россия Президенты Владимир Путинның АКШ Президенты Дональд Трамп белән сөйләшүен Россия өчен «зур җиңү» дип саный. «Financial Times» басмасы, Европа дипломатларына һәм рәсми затларына сылтама белән, шул хакта язган. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итте.

«Европадагы рәсми затлар белдергәнчә, кичә аларның телефоннан сөйләшүе – Россия лидеры өчен зур җиңү», – диелә материалда.

Зур дәрәҗәдәге Европа дипломаты фикеренчә, кичә Украина темасына сөйләшүдән соң, Трамп Киевка ярдәм итүдән «читләшергә» җыена. «Украинага ярдәм һәм финанслау, Россиягә басым ясау – хәзер болар барысы да безгә кала», – дип борчыла ул.

Владимир Путин һәм Дональд Трамп дүшәмбе көнне телефоннан сөйләште. Сөйләшү 2 сәгатьтән артык булган.

Путин белдергәнчә, Мәскәү Киев белән меморандум буенча эшләргә әзер. Анда утны туктату да кертелә.

Сөйләшүдән соң Трамп белдергәнчә, ул Россиягә каршы яңа санкцияләр кертми, чөнки Украинада конфликтны җайлауга өмет бар. Америка президенты белдергәнчә, ул Зеленскийга һәм кайсыбер лидерларга Владимир Путин белән сөйләшү нәтиҗәләре турында җиткергән. Шулай ук, ул Россия белән Украина арасында сөйләшүләрнең кичекмәстән башлануын билгеләп үткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100