Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәтәүбаш авылы янында таксист муенына пычак кадаганнар, ул хастаханәгә үзе барып җиткән

news_top_970_100
Мәтәүбаш авылы янында таксист муенына пычак кадаганнар, ул хастаханәгә үзе барып җиткән
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

17 октябрь көнне Башкортстанның Бәләбәй районында 31 һәм 36 яшьлек ике ир-ат 51 яшьлек таксистка һөҗүм иткән. Аларның Мәтәүбаш дигән татар авылына кайтуы булган. Кайтып барган вакытта, пассажирлар таксисттан туктап алырга сораган. «Кугарченские вести» сайты шул турыда яза.

Башкортстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә сөйләүләренчә, һөҗүм итүчеләр исерек булган, һәм бәйрәмне дәвам итү өчен аларга акча кирәк була. Шул максат белән алар шоферны муенына пычак кадап үтерергә тели, әмма бу барып чыкмый. Ир каршылык күрсәтә, һөҗүмчеләргә отвертка белән кадый һәм машинадан сикереп төшә. Шуннан соң хастаханәгә үзе барып җитә, булган хәл турында полициягә хәбәр итә.

Машинадагы ике пассажир машинаны урлап качкан, әмма, идарәне югалтып, юл кырына чыгып очкан. Ир-атлар зыян күрүченең телефоннарын ташлап качарга тырышкан, ләкин аларны бик тиз табалар.

Башкортстан Тикшерү комитетында сөйләүләренчә, җинаятьтә гаепләнүчеләр 3 мең сум акча кулга төшергән. Хәзерге вакытта алар икесе дә сак астында. Җинаять эше кузгатылган. Ике гаепләнүче дә моңа кадәр дә хөкем ителгән булган инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100