Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәтәлчек атып биюче хатын Казан музеендагы кичә кунакларын шаккатырган – видео

news_top_970_100
Мәтәлчек атып биюче хатын Казан музеендагы кичә кунакларын шаккатырган – видео
Видеодан скриншот

Салих Сәйдәшев музеенда уйлану кичәсе булды. Кичәдә мультиинструменталист Айдар Абдрахимов кунаклар өчен төрле музыка уен коралларында этник музыка яңгыратты, шулай ук, кунакларга чәй тәкъдим ителде.

Тамашачылар музыканттан кул сузымы ераклыгында утырды, теләгән кеше биеде, мәтәлчек атты, җырлады, чәй эчеп, борынгы суфи мотивларын тыңладылар, фикер алыштылар. Бер сүз белән әйткәндә, һәркем үз дулкынында булды, илһамланды, уйланды. Сез бу күренешкә ни диярсез?

«Гадәттә, концертлар рәсми төстә үткәрелә: сәхнәгә артист чыга һәм чыгыш ясый, залда утырган тамашачылар артистның чыгышын игътибар белән карап, алкышлыйлар. Артист белән халык арасында ниндидер киртә бар. Артист сәхнәдә «битлек» кияргә мәҗбүр була. Бүген исә без барыбыз да бер дәрәҗәдә идек, тамашачылар арасында киртә булмады», – диде музыкант Айдар Абдрахимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100