Массаж ясаучы хатын имгәткән дүрт айлык сабый үлгән
Массаждан соң хастаханә табиблары да балага ярдәм итә алмаган.
Түбән Новгородта күкрәк баласының әти-әнисе массаж ясаучы хатынны сабыйны үтерүдә гаепли. Массаж ясаганда ул баланың муенын имгәткән дип фаразлыйлар. Шуннан соң бала үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Массаждан соң, баланы хастаханәгә алып барганнар, тик табиблар берничек тә ярдәм итә алмаган. Соңрак массаж ясаучы хатынның мондый хезмәт күрсәтү хокукы гомумән булмавы ачыкланган. Тик ул үз гаебен танымый. Хатын үзен Ходай биргән сихәткә ия дип исәпли. Медицина белеме булмаган хатын бөтен кешегә массаж ясаган. Олыларга да, балаларга да. Ул комментарий бирүдән баш тарткан.
Дүрт айлык балага массаж ясарга невролог киңәш иткән. Ә "сихәтле" куллы массаж ясаучы хатынны танышлары табып биргән.
Массаждан соң бала озак елагач, "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Тик табиблар аны коткара алмаган. "Бала хәлсезләнде. Муендагы умыртка сөякләре имгәнүе ачыкланды. Шулай итеп сабыебызны югалттык", - дип сөйли әбисе.
"Малай башын күтәрә башлагач, ул кулы белән баланың башын ике тапкыр сулга, аннары уңга таба борган. Шул гамәлләре белән баланың арка миенә зыян китергән. Массаж процедурасыннан соң, кисәк кенә баланың хәле киткән. Хастаханәгә килгәндә ул клиник үлем халәтендә булган. Дәвалауга карамастан, бала үлгән", - дип сөйләгән Түбән Новгород буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Склярова.
Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Баланың туганнары борчыла. Алдакчы массажист хатынга иң күбе 2 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.