news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Массаж бәясе 5 мең сумнан башлана: Казанда остеопат бүлмәсендә бер яшьлек бала үлгән

news_top
Массаж бәясе 5 мең сумнан башлана: Казанда остеопат бүлмәсендә бер яшьлек бала үлгән
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ» архивы

Фаҗига кичә кич булган. Казанның «Әмирхан» урамында урнашкан «Остеопат» шәхси медицина үзәгенә баланы әтисе алып килгән.

Балалар остеопаты баланы «дәвалый» башлагач, сабыйның хәле киткән. Үзәккә ашыгыч медицина ярдәме чакыртканнар. Табиблар сабыйны терелтергә тырышып караган, ләкин булдыра алмаганнар. Ул әтисе күз алдында җан биргән. Үлем сәбәпләре ачыклана. Тикшерүләр башланды.

Бу үзәккә элегрәк йөргән кешеләр үз фикерләрен язып калдырган булган. Алар сүзләренчә, остеопат кабул иткәннән соң аларның хәле начарланган, ә «табиб»ларның берсе кул энергиясе белән дәвалый, дигәннәр. Монда балаларны дәвалый торган массаж сеансының бәясе 5 мең сумнан башлана, дип яза «Shot» телеграм каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар